муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Куркынычсыз интернет. 20.10.2016

Бүген балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән очрашты һәм аларга интернетның куркыныч, зарарлы, начар яклары турында мәгълүмат җиткерделәр.
-
Ак яулыклы әбием. 19.10.2016

1-2 сыйныф укучылары "Ак яулыклы әбием" дигән темага кичә үткәрделәр. Кунакка һәр укучының да әбисе килгән иде. Чараның беренче өлешендә укучылар әбиләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Әбиләр балаларга үзләренең матур, акыллы киңәшләрен бирделәр. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Укучылар да, әбиләр дә бәйрәмнән кәнәгать калдылар.
-
Тәрбия дәресләре. 18.10.2016

Бүгенге тәрбия сәгатендә 4 нче сыйныфлар бер-береңне ярату, хөрмәт итү турында сөйләштеләр.
-
Бүген бездә көрәш - 2. 17.10.2016

2001 нче һәм аннан кечерәк егетләр арасында Зәкиев Билсур Мәгсүм улы истәлегенә көрәш бәйгесе үткәрелде. Ярышта катнашучылар бик күп булды. Гобәйдуллин Д.Д җитәкчелегендәге мәктәбебезнең көрәшчелә командасы бу мәртәбәле ярышта 2 нче урынны яулады.Егетләрне зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Иң көчлеләр. 10.10.2016

ООО "Кама" призына үткәрелгән кул көрәше ярышларыннан укучыларыбыз уңышлар белән кайттылар: Рәмзия һәм Рөстәм - беренче, Фәнис, Алсинә һәм Алсу - икенче урыннарда. Тренерлары - Галимов И.М.
-
Тегермән - шау. 07.10.2016

Бүген Алмаз Хәмзин балаларга сюрприз ясады - иртәнге сәгатьләрдә үк "тегермән-шау" үткәрде.
-
Бәйрәм бүген! 05.10.2016

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гади кеше икәнсез.
-
Алмаз - җиңүче. 03.10.2016

7 нче сыйныф укучысы Галләмов Алмаз тагын бер җиңү яулады - Рафил Галимуллин истәлегенә уздырылган көрәш бәйгесендә 1 нче урынны алды. Алмаз укуда да сынатмый: "4" һәм "5" билгеләренә укый, укуны да, спортны да ярата. Сиңа алга таба да уңышлар телибез, Алмаз!
-
Рус теленнән тикшерү эше. 30.09.2016

5 нче сыйныфларда бүген кабат тикшерү эше: аларның рус теле буенча башлангыч якта алган белем дәрәҗәләре бәяләнәчәк.
-
"5" нчеләрне тикшерү эше. 28.09.2016

Бүген 5 нче сыйныфлар математикадан тикшерү эше башкардылар.













