муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Ярминкә гөрләде. 04.05.2016

4 нче май көнне мәктәптә ярминкә гөрләде: укучылар әти-әниләргә киң ассортиментта пешкән ризыклар, үсентеләр, көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим иттеләр.
-
Отчет-2016. 29.04.2016

28 нче апрель көнне авыл мәдәният йортында мәктәп коллективының иҗат-отчет концерты булып узды. Бу чарада укучыларның барысы да актив катнашты. Ел буе ирешелгән уңышларга нәтиҗә ясалды, уку һәм спорт номинацияләре буенча "Ел укучысы" билгеләнде. Бу исемнәргә быел 5 нче сыйныф укучысы Шәйхиева Язгөл, 8 нче сыйныф укучылары Гарипова Гөлсөя, Гыйльметдинов Алмаз, 7 нче сыйныф укучысы Гаязединова Рәмзия лаек булдылар.
-
Шигырь бәйрәме. 26.04.2016

Күктә – кояш, җирдә – кояш,
Йөздә – кояш, күздә – кояш,
Көндәгечә балкый кояш,
Әмма бүген үзгә кояш.
Чынлап та, бүген бөтенләй үзгә көн. Чөнки зур бәйрәм - Тукай туган көне. Шагыйрьне без дә мәктәптә зурлап “Шигырь бәйрәме” үткәреп искә алдык.
-
"Тукайны беләбезме" интеллектуаль уены. 25.04.2016

Туган тел айлыгы кысаларында 5-8 нче сыйныфлар өчен"Тукайны беләбезме" интеллектуаль уены үткәрелде. Уенның җиңүчесе - 7 нче сыйныф укучысы Гаязетдинова Рәмзия.
-
Иң җитезләр. 25.04.2016

Район мәктәпләре буенча уздырылган спорт ярышларында (җиңел атлетика, сикерү) укучыларыбыз призлы урыннар яуладылар. Тренерлары: Галимов И.М.
-
Кабат көрәштә җиңүләр... 25.04.2016

Тукай исемендәге җәмгыять призына 1998 елда һәм аннан да соңрак туган яшүсмерләр арасында узган татарча көрәш ярышларында Зиннәтуллин Рәйхан, Галләмов Алмаз, Гыйльметдинов Алмаз 2 нче, Аухадиев Илдан 1 нче урынны яулады. Тренерлары: Гобәйдуллин Д.Д.
-
Тукай дәресләре. 21.04.2016

“Тукай дәресләре” һәр сыйныфта гөрләп үтте. Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын хәтерләрендә яңарттылар, үзләре төзегән презентацияләрне карадылар, кул эшләре күргәзмәсен бәяләделәр. Айлык кысаларында үткәрелүче Тукай белән тулы, Тукай рухы сизелеп торган тагын бер сихри көн иде бу.
-
"Тукай укулары" 18.04.2016

"Тукай укулары" фәнни гамәли конференциясендә 8 нче сыйныф укучылары Гөлсөя һәм Алсу 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре: Габделхакова Р.Г.
-
"Тукай укулары". 18.04.2016

"Тукай укулары" фәнни гамәли конференциясендә 2 нче сыйныф укучыларына катнашучы сертификаты тапшырылды.. Җитәкчеләре: Гайфуллина Э.Г.
-
Тукай укулары. 18.04.2016

"Тукай укулары" фәнни гамәли конференциясендә иллюстрацияләр ясау буенча 6 нчы сыйныф укучылары Нияз һәм Рәйхан, 7 нче сыйныфтан Гөлшат катнашучы сертификатына ия булдылар.













