муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Буыннар алмашы" конкурсы. 23.01.2017

3 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Нәргизә "Буыннар алмашы" фотоконкурсының "Групповой портрет" номинациясендә муниципаль этапта 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе: Гайфуллина Э.Г.
-
Җиңүчеләр. 21.01.2017

Бертуган Әхмәдиевлар призына узган татарча көрәш ярышларында 9 нчы сыйныф укчылары Низамов Р. һәм Гыйльметдинов А., 8 нче сыйныфтан Гафиуллин Ф. - 1 урын, 7 нче сыйныфтан Галләмов А. һәм Зиннәтуллин Р. - 2 урын алып кайттылар. Низамов Рөстәм абсолют җиңүче дә булып танылды. Тренерлары: Гобәйдуллин Д.Д.
-
КАИ - крылья для жизни. 20.01.2017

Смәил урта мәктәбе базасында үткәрелгән "КАИ - крылья для жизни" фәнни-гамәли конференциясендә "Репрессия корбаннары" эше белән катнашып 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова Гөлсия 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Кәбирова Р.М.
-
Китап - белем чишмәсе. 17.01.2017

1 нче сыйныфларга Алсу апалары китап уку кагыйдәләре, аны сакларга, аңлап укырга кирәклеге турында сөйләде.
-
"Ел укытучысы-2017" конкурсы. 17.01.2017

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Конькина Елена Федоровна "Ел укытучысы-2017" конкурсында катнашты, Түнтәр урта мәктәбенең 7 нче сыйныфында дәрес бирде, укытучылар белән мастер-класс үткәрде.
-
Ачык дәрес. 13.01.2017

3 нче сыйныфлар әти-әниләрне кунакка дәштеләр: рус теленнән ачык дәрес күрсәттеләр, тәртип һәм уку торышы турында сөйләштеләр.
-
Кошларны сыйлыйбыз. 12.01.2017

1-2 нче сыйныф укучылары кошларга җимлекләр ясап алып килделәр һәм көн саен аларга җим салалар - кошларны сыйлыйлар.
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Җимлеккә сез куныгыз,
Көн дə кунак булыгыз.
-
Cынау имтиханнары. 11.01.2017

9 нчы сыйныфлар 12 гыйнвар көнне математикадан, 13 е көнне рус теленнән имтихан биреп караячаклар. Аларның "2" леләрсез биреп кайтуларын телибез.
-
Кабат укырга...
09.01.2017
Кышкы каникуллардан соң көч туплап, тырышып укырга дип килдек...
-
Бәйрәм белән! 29.12.2016

Барыгызны да якынлашып килүче Әтәч елы белән котлыйбыз. Бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, тынычлык, тигезлек, гаиләгездә иминлек телибез.
Еллар шулай үтә торсын,
Яңалары кабат килсен.
Елның һәрбер үткән көне,
Тик бәхет — шатлык китерсен.Күңел ап-ак йомшак булсын,
Теләкләр гел актан булсын!
Табыныбыз мулдан булып,
Шау — гөр килеп гөрләп торсын!













