муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Укудагы уңышлар. 28.12.2016

Фән олимпиадаларының муниципаль этабында мәктәбебез укучылары 8 призлы урын яуладылар: 4 сыйныфтан Әлфис 3 призлы урын, 9 нчы сыйныфтан Гөлсөя 2 призлы урын, 5 сыйныфтан Әсхәт, 6 сыйныфтан Язгөл, 4 сыйныфтан Айзилә 1 әр урын алдылар. Яңа ел бәйрәмендә бу укучыларга һәм "4"кә, "5"кә укучы балаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Яңа ел бәйрәме. 27.12.2016

Бүген мәктәптә 1-9 нчы сыйныфларның Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле, җыр-биюгә, маскаларга бай булды.
-
Начар гадәтләрдән ерак йөр! 23.12.2016

7-9 сыйныф укучылары өчен "Начар гадәтләрдән ерак йөр!" исеме астында тәрбия дәресе үткәрелде.
-
"Йолдызлык" чакыра... 19.12.2016

Бүген укучыларыбыз Чепья мәдәният йортында узачак "Йолдызлык" фестиваленең зона этабында чыгыш ясаячак. Биюче кызларыбызга һәм курайчы егетләребезгә зур уңышлар телибез.
-
Әлфис ОБЖдан да призер! 15.12.2016

4 нче сыйныф укучысы Гарипов Әлфис олимпиадаларның муниципаль этабында ОБЖ фәне буенча призер булды. Молодец Әлфис! Укытучысы - Гобәйдуллина Ф.Ә.
-
Контроль эш. 09.12.2016

Бүген 5 нче сыйныф укучылары математикадан контроль эш эшләделәр.
-
Әлфисне котлыйбыз! 06.12.2016

4 нче сыйныф укучысы Гарипов Әлфис рус теле буенча олимпиадада призер булды. Әлфисне бу зур уңышы белән котлыйбыз, сәламәтлек, яңа җиңүләр телибез. Укытучысы: Гобәйдуллина Ф.Ә.
-
Котлыйбыз! 01.12.2016

Фән олимпиадаларының муниципаль этабында математика буенча призер булган 4 нче сыйныф укучысы Гарипов Әлфисне һәм 6 нчы сыйныф укучысы Шәйхиева Язгөлне, укытучылары Гобәйдуллина Ф.Ә., Фәләхов Г.Г.ларны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да зур үрләр яуларга язсын.
-
Тагын имтихан... 29.11.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары математикадан имтихан эше эшләделәр.
-
Җиңүчеләр. 28.11.2016

Шимбә көнне "Труд" күмәк хуҗалыгы призына уздырылган көрәш бәйгесендә егетләребез сынатмады: команда 2 нче урынга лаек булды. 9 нчы сыйныфтан Алмаз һәм Рөстәм, 7 нчедән - Алмаз, 4 нчедән Илдан 1 нче, 8 нче сыйныф укучысы Нияз икенче, 7 нче сыйныфтан Рәйхан 3 нче призлы урыннарны яуладылар. Афәрин, егетләр!













