муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Яшь математиклар. 20.02.2017

4 сыйныф укучысы Гарипов Әлфис һәм 6 нчы сыйныф укучысы Шәйхиева Язгөл математикадан Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.
-
Волейбол ярышы -2017.
19.02.2017
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан шимбә көнне волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта 5 команда катнашты. 1 урын "Авыл яшьләре-1", 2 урын "Авыл яшьләре-2", 3 урын "Җитәкчеләр" командаларына бирелде.
-
Әтиләр бәйгесе. 17.02.2017

23 нче февраль бәйрәме һәм сәламәтлек айлыгы бару уңаенннан әтиләр өчен спорт уеннарыннан ярыш бәйге үткәрелде. Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр булып Мостафин Рәмзис, Сабитов Марат, Сабитов Камил, Гарипов Ринат, Габделхаков Марат, Гыйльметдинов Фәнис танылдылар.
-
Замана егетләре- 2017. 16.02.2017

Спорт-сәламәтлек айлыгы кысаларында "Замана егетләре" бәйгесе үткәрелде. Барлык төр ярышлар буенча нәтиҗә ясагач, 1 урынга Аскаров Нияз, 2 урынга Галимов Фирзәр, 3 урынга Зиннәтуллин Рәйхан лаек дип табылды.
-
Муса Җәлилне өйрәнәбез. 15.02.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Р.Б. Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтү уңаеннан ачык тәрбия чарасы уздырды.
-
Искә алу. 15.02.2017

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне уңаеннан укучылар авылдашыбыз Тәлгать Гыйльванов каберенә венок куйдылар.
-
Сәламәтлек нигезе - дөрес туклану. 14.02.2017

Сыйныф сәгатьләрендә бүген укучылар дөрес туклану серләре, кирәклеге турында сөйләштеләр.
-
Иртәнге линейка - ул... 13.02.2017

Атна буе эшләгән эшләргә, уку буенча алынган билгеләргә, спорт нәтиҗәләренә йомгак ясау.
-
Форпост ярышында җиңүчеләр. 11.02.2017

11.02.2017 көнне Чепья мәктәбендә үткәрелгән ФОРПОСТ ярышында 8 нче сыйныф укучысы Гаязетдинова Р. поднимание туловища буенча беренче, 9 нчы сыйнныфтан Гыйльметдинов А. озынлыкка сикерү буенча икенче урын алдылар. Гомуми исәп буенча мәктәп командасы төп мәктәпләр арасында дүртенче урынга ия булды.
-
Теннис ярышы. 10.02.2017

Спорт айлыгы кысаларында мәктәп буенча теннис ярышлары бара: укучылар һәм укытучылар тәнәфесләрдә шар сугалар.













