муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Мальчиш-Кибальчиш - 2017. 02.03.2017

Башлангыч сыйныфлар ике командага бүленеп "Мальчиш-Кибальчиш" уенында ярыштылар. Соңыннан бергә җыелышып коймак белән чәй эчтеләр.
-
Витаминнар кирәкме? 01.03.2017

Тәрбия дәресен 5 нче сыйныфлар витаминна турында сөйләшүгә багышладылар. Гөлүсә апалары витаминлы ризыклар, витамин җитмәү сәбәпле килеп чыгарга мөмкин булган авырулар турында бик күп мәгълүмат бирде.
-
Карлсонны кем иҗат иткән? 28.02.2017

Швед балалар язучысы Астрид Линдгренның тууына 110 ел булу уңаеннан авыл китапханәчесе Һадиева Рафилә апа 3-4 сыйныфлар катнашында аңа багышланган ачык тәрбия чарасы уздырды. Укучылар өчен әлеге чара бик күп файдалы мәгълүмат бирде.
-
Аҗаган-2017. 27.02.2017

Шимбә көнне спорт айлыгының соңгы чарасы - "Аҗаган-2017" үткәрелде. Укучылар ике батальонга бүленеп әзерлек, маршировка, мылтыктан ату, граната ыргыту, миналар эзләү һ.б. буенча ярыштылар. Соңыннан тәмле итеп пешерелгән бәрәңге белән сыйландылар.
-
Истә калырлык булсын! 25.02.2017

Кышның соңгы матур көннәрен башлангыч сыйныфлар тау шууга багышлады. Алар сыйныф җитәкчеләре белән рәхәтләнеп чана шудылар.
-
Кабат көрәштә җиңү...
24.02.2017
Алмаз Нотфуллин истәлегенә үткәрелгән "Көрәш" бәйгесендә 7 нче сыйныф укучысы Галләмов Алмаз беренче, 8 нче сыйныф укучысы Гафиуллин Фәнис өченче призлы урыннарны яуладылар.
-
Котлыйбыз! 23.02.2017

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык һәм эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
Егетләр кичәсе. 22.02.2017

Бүген сәг 5 тә 5-9 сыйныф егетләре өчен кызлар бәйрәм кичәсе оештыралар. Кичә уеннарга бик бай булачак. Шул уңайдан укучы егетләрнең барысын да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз һәм бәйрәм кичәсендә көтеп калабыз.
-
Укучыбыз уңышы. 21.02.2017

Карадуган мәктәбе базасында уздырылган Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни гамәли конференциядә 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова Гөлсөя матур чыгыш ясады. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова Р.Г.
-
Россия чемпионы- Рәмзия. 20.02.2017

Кул көрәше буенча 8 нче сыйныф укучысы Гаязетдинова Рәмзия уң кул буенча Россия чемпионы булып танылды, 3 урын һәм бронза медаль алып кайтты.













