Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Педсовет утырышы 30.12.2019

30 нчы декабрьда мәктәптә чираттагы педсовет утырышы үтте. Тема: ФГОС таләпләренә туры китереп укыту.
Көн тәртибе:
1.ФГОС шартларында заманча технологияләр нигезендә укучыларның уку сәләтен үстерү.
2. Метапредмет эшчәнлек күнекмәләрен формалаштыруда проект эшенең роле.
3.II нче чирек йомгаклары, алда торган бурычлар.
-
Район елкасында кунакта 30.12.2019

Мәктәбебезнең иң сәләтле, тырыш укучылары районда үткән Яңа ел елкасында катнашты. Алар - Халикова Азалия, Вафина Зәлия, Гатаулина Зәринә, Газизова Динә, Мортазина Наpгөл, сәнгать өлкәсендәге уңышлары, олимпиада һәм бәйгеләрдә алган призлы урыннары белән бу бәйрәмгә чакырылуга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Яңа елны каршылап 27.12.2019

Мәктәбебездә шаулап -гөрләп Яңа ел елкалары һәм Балмаскарады үтте. Бәйрәмгә укучылар бик тырышып, үзенчәлекле итеп әзерләнгәннәр иде. Маска яклау, сюрприз номерлар, концерт номерлары берсеннән берсе оста һәм уйланылып оештырылды. Бәйрәмне караучы әти - әниләр үз балаларының сәләтенә сокланып та, шатланып та карадылар. Укучылар бик күңелле итеп ял итте бу бәйрәмдә.
-
Сәламәтлек - зур байлык! 24.12.2019

24 нче декабрь көнне Дусым филиалының 1-2 нче сыйныфлары белән берлектә, сыйныф җитәкчеләре Фазылҗанова Рузилә Илдус кызы "Сәламәтлек - зур байлык" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде.Тәрбия сәгатендә укучылар, сәламәтлек өчен нәрсә кирәк, нәрсә зыян икәненә төшенделәр. Уеннар уйнадылар, физкультминутны бик матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләп үткәрделәр. "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" икәнлегенә төшендәләр.
-
Киләчәк укытучысы 23.12.2019

Мәктәбебезнең математика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы, "Укытуда цифрлы технологияләр куллану" дип аталган укытучыларның республикакүләм бәйгесендә катнашып, җиңүче дипломына ия булды. Бу бәйгедә катнашкан һәр укытучы "Киләчәк укытучысы" дип аталды. Нурания Идерисовнаны уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Суд утырышы 19.12.2019

“Хөкем итү – бик җаваплы эш” дигән фикердә кайттылар мәктәпнең 9 – 11 сыйныф укучылары Әтнә район суды бинасыннан. Бу фикерне аларда судья һәм суд хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган уен формасындагы суд утырышы тудырды. Бик кызыксынып катнашты балалар бу утырышта. Профессия сайлау өчен дә файдалы булгандыр бу чара. Судья, прокурор, адвокат булу өчен кайда белем алырга һәм, әлбәттә, инде нинди фәннәрдән экзамен бирергә дигән сорауларга да җавап тапты укучылар.
-
Районкүләм семинар 17.12.2019

17 нче декабрь көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныфларның район семинары үтте. Аның темасы: " ФГОС буенча башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек" дип аталды. Башлангычның һәр сыйныфында ачык дәресләр күрсәтелде. Дәресләргә уңай бәя бирелде. Дәрестән тыш эшчәнлектә укучылар эшчәнлекнең төрле формаларын кулланып, белемнәрен арттырдылар. Һәр эшчәнлек ФГОС таләпләрен үтәп, иҗади һәм эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.
-
Укучыларыбызның уңышы 14.12.2019

Укучыларыбыз "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленда катнашып районкүләмендә 3 урын яуладылар. Котлыйбыз аларны!
-
Ачык дәрес 29.11.2019

Математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы, 10 нчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Темасы: исәпләү системасы. Дәрес әзерлекле, бик төгәл, укучылар өчен бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буларак, файдалы үтте. Дәрестә заманча информацион технологияләр кулланылды. Биремнәрне телефоннарда "Kahhot"программасында һәм компьютерда эшләделәр,алган белемнәрне ныгыттылар.
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2019

28 нче ноябрь көнне мәктәптә зур чара "Әниләр бәйрәме" үтте. Башлангыч сыйныф укучылары әниләрен кунакка дәште. Бәйрәм чын мәгънәсендә җылы, назга төрелгәндәй узды. Укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, әниләрен котладылар, әзерләнгән бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм соңында укучылар әниләре белән бергә рәхәтләнеп биеделәр.











