Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, зд. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 105 |
| У нас учат: | 17 |
-
Традицион август киңәшмәсе 19.08.2026

Бүген "Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында Әтнә рәйоны мәгариф оешмалары күргәзмәсе белән старт алган август киңәшмәсе Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында дәвам итте. Чарада мәктәбебезнең ЮИД командасы да чыгыш ясады. Җитәкчеләре Борһанова Р.Н. белән берлектә алар районыбызның ЮИД хәрәкәте үсешенә быел аеруча зур өлеш керттеләр.
Шулай ук туган (татар) әдәбияты һәм физика фәне олимпиадаларының республика этабында призер булган укучыбыз Газизов Сәйдәш бүләкләнде. Укытучылары - Садриева А.Г., Хәкимҗанов Х.Г.
Киңәшмәнең тантаналы өлешендә мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова А.М. һәм лаеклы ялга китүче укытучыбыз Ганиева Л.Ф. билгеләп үтелделәр.
Бүләкләнүчеләрне котлыйбыз! Яңа уку елында һәркемгә сәламәтлек, сабырлык, уңышлар телибез! -
9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру кичәсе 08.07.2026

Бүген 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларыбызга аттестат тапшыру кичәсе булды. Укучыларыбызны котлыйбыз! Кичәгә аларның әти-әниләре дә килде, аңлашып, бердәм булып эшләгән өчен аларга рәхмәтебез зур. Мәктәпне тәмамлап китүчеләргә дә, 10 нчы сыйныфка калып укуын дәвам итүче укучыларыбызга да уңышлар, нык сәламәтлек телибез. Киләчәктә үз юлларын табарга насыйп булсын! Хыяллары тормышка ашсын!
-
11 нче сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы 26.06.2026

"Туган ягым" мәдәният һәм ял паркында районыбызның 11 нче сыйныфны тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестат тапшыру тантанасы булды. Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга биргән укучыларыбыз Хафизов Ислам (математика 99, рус теле 89 балл) һәм Багавиева Исламия (рус теле 86 балл) чара барышында тәбрикләнделәр. Аларны әзерләгән укытучылары Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы һәм Батршина Сания Фәрит кызына рәхмәтебез бик зур. Укучыларыбызга нык сәламәтлек, ак юллар, киләчәктә уңышлар, үз юлларын табарга насыйп булсын! Хыяллары тормышка ашсын! Котлыйбыз!











