Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Ачык ишекләр көне 03.04.2019

3 нче апрель көнне мәктәптә ачык ишекләр көне үтте. һәр сыйныфта ачык дәрес күрсәтелде. Соңыннан ата - аналар җыелышы булды. Анда 3 чирек нәтиҗәләре, төрле мәсьәләләр турында сүз барды.Әти - әниләр сыйныф җитәкчеләре белән дә очрашып, күп кенә мәсьәләләрне хәл иттеләр.
-
Техникумга сәяхәт 03.04.2019

9 нчы сыйныф укучылары 3 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Әтнәт авыл хуҗалыгы техникумында "Ачык ишекләр" көнендә булып кайттылар. Уку йорты укучыларга бик ошады, үзенә җәлеп итте. Алар анда һәр лабораториядә булып, үзләрен кызыксындырган һәр юнәлеш белән танышып чыктылар, хәтта үзләре дә кулга тотып, эшләп карадылар. Бу сәяхәт укучыларыбыз күңеленә бик хуш килде. Зур тәэсирләр белән кайттык.
-
Без һәр агач өчен җаваплы 01.04.2019

Ай дәвамында мәктәбебездә макулатура җыю өмәсе үтте. Әйтергә кирәк, укучыларыбыз бик тырышып, берсеннән берсе арттырып, кәгазь алып килделәр. Өмә тәмамланганнан соң нәтиҗә дә ясалды. Иң күп кәгазь алып килүче укучылар билгеләнде. 1 урынны 4 нче сыйныф укучысы Борханов Солтан алды. Әфәрин , Солтан! 2 урын 5 нче сыйныф укучысы Ганиев Ринатка бирелде, 3 урынны Фәйзрахманова Алия яулады.
-
Экологик конференция 29.03.2019

Районкүләмендә, укучылар арасында, экологик конференция булып узды. Бу конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Фәйзиева Әдилә 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз, Әдилә! Уңышлар сиңа!
-
Эзләнүләр аша камиллеккә 23.03.2019

23 нче март көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы укучылар, студентлар һәм педагогларның III республикакүләм "Эзләнүләр аша камиллеккә" дип аталган Каюмов Габделхак исемендәге фәнни - эзләнү укуларының "Минем иң яхшы дәресем" секциясендә катнашып, лауреат дипломына лаек булды. Котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Аҗаган 21.03.2019

Бүген мәктәптә "Аҗаган"уены узды. Бу уенда 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар исем, девиз, җыр әзерләгәннәр, яшел һәм зәңгәр төсләргә бүленеп байракны эзләделәр. Уен ахырында байрак 8 нче сыйныф укучылары кулында иде. Бу ел саен үткәрелә торган уен укучыларга патриотик тәрбия бирә һәм милли үзаң тәрбияли.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2019

Нәүрүз бәйрәме - табигатьтә чын - чынлап яз башланган көн. Башлангыч сыйныф укучылары 21 нче март көнне бергәләшеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.Алар шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, Нәүрүзбикәне каршыладылар. Бәйрәм бик җылы үтте.
-
Профориентацион очрашу 21.03.2019

21 нче март көнне 9 нчы сыйныф укучылары Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының укыту эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Надия Газим кызы белән очрашты. Әңгәмә: техникумда уку мәсьәләләре, андагы бүлекләр, керү имтиханнары, алына торган белгечлекләр турында барды. Әңгәмә соңында Надия Газим кызы укучыларны алда булачак "Ачык ишекләр" көненә чакырды.
-
Математика- кызыклы фән 20.03.2019

20 нче март көнне 1 нче сыйныфта математикадан ачык дәрес булды. Укучылар рәсемнәр буенча телдән мәсьәлә төзеп чиштеләр. Укытучы ярдәме белән теманы, максатны билгеләделәр. 5 санын берурынлы саннарга кушарга өйрәнделәр. Мисаллар, мәсьәләләр чиштеләр. Ахырдан йомгак ясап төсле түгәрәкләр ярдәмендә үзбәя бирделәр.
-
Открытый урок 19.03.2019

19 марта учитель русского языка и литературы Батршина Сания Фаритовна провела открытый урок по русскому языку в 7 классе на тему " Постановка запятой при сочинительных союзах". На уроке присутствовали учителя школы.











