Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Әниемә иртәнге чәй" 27.11.2019

Укучыларыбыз 27 нче ноябрь көнне мәктәпкүләм "Әниемә иртәнге чәй" акциясендә катнаштылар. Укучылар әниләренә иртән чәй әзерләп, аларны сыйладылар. Акция бик җанлы үтте.
-
Юнармия оешмасы форумы 23.11.2019

23 нче ноябрь көнне районыбызда Юнармия хәрәкәте әгъзалары форумга җыелдылар. Эшләнгән эшләргә анализ ясалды, Юнармия сафларына яңа укучылар кабул ителде. Мәктәбебезнең ике укучысы: Хөснетдинов Илзат, Гатауллина Илүзә бу сафларга кабул ителделәр. Бу хәрәкәтнең актив әгъзасы, 7 нче сыйныф укучысы Галиев Айваз актив эшчәнлеге өчен "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Айвазны!
-
Әнигә бүләк 22.11.2019

Укучыларыбыз бик теләп, "Әнигә бүләк" акциясендә катнаштылар. Һәр сыйныф үз күзлегеннән чыгып, аерым символ формасында әниләргә бүләк ясады. Бу акцияне мәктәпкүләмендә, әниләр берлектә оештырып, бүләкләрне хуҗаларына тапшырдылар.
-
Җәлил укулары 21.11.2019

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырылган Халыкара "Җәлил укулары " әдәби бәйгесенең зона турында 8 нче сыйныф укучысы Вафина Зәлия һәм 7 нче сыйныф укучысы Хакимова Илвинә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Кагыйдәне яхшы бел!" 19.11.2019

19 нчы ноябрь көнне юл йөрү инспекциясе хезмәткәрләре мәктәптә кунакта булдылар. Укучылар белән очраштылар. Төрле мәсәләләргә тукталдылар. Брошюралар, значоклар тапшырдылар.
-
Ата - аналар җыелышы 12.11.2019

12 нче ноябрь көнне мәктәптә ата - аналар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибе: Мәктәптә һәм гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен тормышка ашыру һәм профилактикалау, 1 нче чирек нәтиҗәләре булды. Әти -әниләр балалар тарафыннан әзерләнгән "Көзге бал" бәйрәмендә , концерт номерларын карадылар, соңыннан сыйныфларда укучыларның чирек нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
-
Н.В.Калашниковка -100 ел 08.11.2019

Бу көнне мәктәптә танылган конструктор Калашниковның тууына 100 ел тулу уңаеннан төрле чаралар үтте. Һәр сыйныф тәрбия сәгате үткәрде. Тарих укытучысы Хәкимҗанов Ф.Х. югары сыныфлар белән берлект, бу темага онлайн - презентация күрсәтте.
-
Педсовет утырышы 05.11.2019

Педсовет утырышының темасы: "Дифференциаль укыту укучының үсеш потенциалын үстерүдә төп юнәлеш".
Көн тәртибе:
1.Уку сыйфатын яхшырту перспективалары һәм проблемалары.
2. Укучыларның фәнне өйрәнүгә мотивацияне ничек арттырырга.
3.1 чирек йомгаклары, алда торган бурычлар.
-
Лагерьда көзне озату көне 04.11.2019

-
Лагерьда гореф - гадәтләр көне 03.11.2019












