Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 100 |
У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
1 нче сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләре өчен ачык дәрес 26.01.2017
Укыту-тәрбия процессы белән әти-әниләр балалары мәктәп бусагасын атлап кергәч кенә таныша башлый. Әлеге танышуны без хәзердән үк башларга уйладык. Шул уңайдан балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөргән балаларның әти-әниләренә Гатауллина Гөлназ Рахимановна 1 нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.
-
"Без бергә" фестиваленең мәктәп этабы узды 26.01.2017
"Без бергә" республика балалар иҗаты фестиваленең мәктәп этабы узды. Монда 2 - 8 нче сыйныф укучылары төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Әлеге фестиваль укучыларда иҗади сәләтне ачу, халык авыз иҗатын өйрәнүгә багышланган.
-
Всероссийская встреча с родителями по вопросам ОГЭ и ЕГЭ 25.01.2017
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур
-
Мәктәп директоры ачык дәрес күрсәтте 25.01.2017
Укытучылар коллективы үзара дәрескә йөреп, камилләшәләр, белемнәре, укыту методикалары белән уртаклашалар. Мәктәп директоры Хәкимҗанов Хәмит Газимович физика фәненнән 10 нчы сыйныф укучылары белән дәрес күрсәтте. Әлеге дәрес мәктәбебез укытучылары өчен мастер-класс рәвешендә узды.
-
2 нче сыйныфта "Нәрсә ул бәхет? Бәхет өчен нәрсә кирәк?" темасына ачык тәрбия сәгате 24.01.2017
2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Борханова Римма Нурмөхәммәтовна белән "Нәрсә ул бәхет? Бәхет өчен нәрсә кирәк?" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Тәрбия сәгате барышында укучылар бәхет чылбыры төзеделәр, фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Яшь рәссамнар мәктәбе 24.01.2017
Сәнгать атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен 6-8 нче сыйныф укучылары рәсем ясау буенча мастер класс күрсәттеләр, рәсем ясау техникасы белән таныштырдылар.
-
"Музыканың кеше тормышында әһәмияте" дигән темага 5-6 нчы сыйныфларда дәрестән тыш чара 23.01.2017
Мәктәбебездә сәнгать атналыгы башланып китте. Музыка һәм технология укытучысы Төхфәтуллина Фәрдия Римхатовна тәнәфестә укучылар өчен төрле мастер класслар уздыра, музыкаль тәнәфесләр оештыра. 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Музыканың кеше тормышында әһәмияте" дигән темага класстан тыш чара узды. Монда укучылар татар композиторы Сара Садыйкова, җырчы Илһам Шакиров кебек бөек шәхесләрнең тормыш юлы белән таныштылар.
-
Чаңгы ярышы-2017 21.01.2017
Укучыларыбыз спортны яраталар, спортка тартылалар. Шул исәптән без кышкы спорт төрләре буенча спартакиада оештырырга уйладык. Дәресләр беткәч, 5 - 11 нче сыйныф укучылары чаңгы ярышына чыктылар. Әлеге ярышта укучылар актив катнашып, призлы урыннар яуладылар.
-
Югары сыйныфларда ата-аналар җыелышы 20.01.2017
Югары сыйныфларда ата-аналар җыелышы үтте. Иң элек алар төп фәннәрдән дәресләр карап киттеләр. Көннең икенче тәртибе буенча ата-аналар, укучылар һәм фән укытучылары катнашында түгәрәк өстәл узды. Монда чыгарылыш сыйныф укучыларының билгеләре, имтиханнарга әзерлекләре белән таныштылар, килеп туган сорауларга җавап эзләделәр.
-
"Парклар маршы - 2016" ны экология конкурсының республика этабында уңышларыбыз 17.01.2017
Укучыларыбыз төрле иҗади бәйгеләрдә теләп катнашалар һәм уңышларга ирешәләр. "Парклар маршы - 2016" экология конкурсының республика этабында 6 нчы сыйныф укучылары Хөснетдинова Ландыш (укытучысы Гыйззатова Айсылу Рафизовна) 3 нче урынга лаек булды, ә Мифтахова Гүзәл (укытучысы Ганиева Ләйсән Фәргәтовна) катнашучы буларак билгеләнеп үтте. Аларны котларга "Ашыт" заказнигы хезмәткәрләре Сабиров Рәшит һәм Абдрахманова Гөлнара килделәр.