Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 100 |
У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләү 23.02.2017
Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2017
"Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан 8 - 11 нче сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе узды. Егетләр үзләрен интеллектуаль конкурсларда, спорт ярышларында һәм хуҗалыкта башкарыла торган эшләрдә сынап карадылар. Нәтиҗәдә, 8 нче сыйныф егетләре - өченче, 9 нчы сыйныфлар - икенче һәм 10-11 нче сыйныф егетләре командасы беренче урынга ия булдылар.
-
"Туган тел көне" 22.02.2017
22 февраль көнне Күәм авыл китапханәсе тарафыннан,"Туган телем−иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем" исемле интелектуаль бәйге үткәрелде. Бәйгедә 5 нче сыйныфның "Сөембикә оныклары" һәм 6 нчы сыйныфның "Тукай варислары " командалары тапкырлыкта-зирәклектә көч сынашты. Ярыш 6 турдан торды, һәр тур кызыклы һәм мавыктыргыч ике-өч уенны үз эченә алды. Һәр ике команда да уңышлы чыгыш ясады, аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Кичә бергәләп "Туган тел" җырын башкарып тәмамланды. Чарада 18 укучы, 2 укытучы катнашты. Чараны китапханәче Вафина Луиза Р. әзерләде һәм үткәрде.
-
Муса Җәлил истәлегенә багышланган шигырь кичәсе 21.02.2017
15 февраль шагыйрь фронтовик Муса Җәлилнең туган көне. Башлангыч сыйныф укучылары бөек шагыйрьне искә алу кичәсе уздырдылар. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр, сәхнәләштерделәр.
-
"Туган тел көне" 21.02.2017
21 февраль - "Туган тел көне". Әлеге бәйрәм безнең мәктәбебездә зурлап үткәрелде. Тәнәфес вакытында туган телебездә иҗат ителгән җырларны тыңладык, укучыларыбызның иҗат җимешләре белән танышу йөзеннән күргәзмә оештырдык, ә 5 - 7 нче сыйныф укучылары сәнгатьле сөйләү бәйгесендә катнаштылар.
-
"Кем ул патриот?" тәрбия сәгатьләре 20.02.2017
Февраль ае патриотик тәрбия айлыгы буларак билгеләнеп үтә. Мәктәбебздә шул исәптән тәрбия сәгатьләре, герой-шагырьләрне искә алу кичәләре, Әфганчылар белән очрашулар үткәрелә. Ә башлангыч сыйныф укучылар исә әтиләре, бабайлары, абыйларына бәйрәм открыткалары ясыйлар.
-
"Укытучы остаз - 2017" җиңүчесе 19.02.2017
Мәктәбебезнең горурлыгы метематика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы кабат "Укытучы остаз - 2017" грантына ия булды.
-
И. Хәлфин исемендәге фәнни гамәли XII укучылар конференциясендә безнең укучыларыбыз 18.02.2017
10 нчы сыйныф укучысы Садриева Энҗе һәм 8 нче сыйныф укучысы Мортазина Назгөл Казан шәһәренең 14 нче гимназиясендә узган күренекле мәгърифәтче И. Хәлфин исемендәге фәнни-гамәли укучылар конференциясендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Балалар бакчасы мәктәбебездә кунакта 17.02.2017
Күәм балалар бакчасы мәктәбебезгә кунакка керделәр. Аларга авыл китапханәчесе Луиза Вафина экскурсия үткәрде. Шулай ук балалар Самат Шакир, туган як музее белән дә таныштылар.
-
Казан дәүләт энерго университеты вәкиле белән очрашу 15.02.2017
8 - 11 нче сыйныф укучылары Казан дәүләт энерго университеты вәкиле белән очраштылар. Очрашу барышында алар университетның укыту системасы, кабул итү тәртибе, яшәеше белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.