Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
4 нче сыйныфта чыгарылыш кичәче 26.05.2023

26 нчы мый көнне 4 нче сыйныф укучылары өчен башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе булды. Укучылар яңа баскычка менделәр. Сыйныф җитәкчесе Римма Нурмухаметовна тарафыннан укучыларга, әти-әниләргә матур бәйрәм үткәрелде.
-
Соңгы кыңгырау - 2023 23.05.2023

23 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Күәм урта мәктәбенең 15 укучысы балачак белән саубуллашты. Алда имтиханнар көтә. Укучыларга уңышлар, киләчәктә үз юлларын табуларын теләп калабыз!
-
Изгеләр җирендә - изге гамәл 20.05.2023

Мәктәбебезнең күркәм гадәтенә кергән "Әйшияз ханлыгы" изгеләр зиратын җыештыру эшләрен быел да башкардык. 20 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары зират әйләнә-тирәсен чистарттылар.
-
Кушлавычка экскурсия 20.05.2023

20 нче май көнне 3 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукай эзләре буйлап Кушлауч авылына сәяхәт тоттылар. Алар шагыйрьнең туган нигезендә музейда булып кайттылар.
-
Тәрбияви экскурсия 19.05.2023

19 нчы май көнне 6, 7 нче сыйныф укучылары тәрбияви экскурсияда булдылар. Иң элек Комыргуҗа урта мәктәбендә урнашкан якташыбыз Шиһабедтин Мәрҗәни музеенда, шуннан соң Бәрәскә авылының Ак мәчетендә булдылар.
-
Спектакль карадылар 16.05.2023

16 нчы май көнне 8-11 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында "Наташаның хыялы" дип аталган спектакль карадылар.
-
Җиңү бәйрәме 08.05.2023

8 нче май көнне Күәм авылында һәйкзл янында Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алып бәйрәм чарасы оештырдык. Укучыларыбыз авылдашларыбыз истәлегенә шигырьләр, җырлар башкардылар.
-
Габдулла Тукайны искә алдык 26.04.2023

26 нчы апрель Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Шул уңайдан мәктәбебездә шигырь кичәсе үткәрдек, шагыйрьнең тормыш юлын искә төшердек.
-
Татар теленнән халыкара олимпиада катнашучысы 25.04.2023

22-26 нчы апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Татар теленнән халыкара олимпиада булып үтте. Әлеге олимпиадада 11 нче сыйныф укучысы Гатауллина Зәринә уңышлы чыгыш ясап, комиссия әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.
-
Открытый урок в 3 классе 19.04.2023

19 апреля в 3 классе учитель английского языка Гайнутдинова Алия Рустамовна провела открытый урок.











