Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 100 |
У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
7 нче сыйныфларда ачык дәрес 22.04.2017
Технология укытучысы Төхфәтуллина Фәрдия Римхат кызы 7 нче сыйныф укучылары белән рәсем фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес сингапур методикасы буенча алып барылды, укучылар, укытучылар өчен дә кызыклы һәм файдалы булып үтте.
-
7 нче сыйныфларда ачык тәрбия сәгате 19.04.2017
Сыйныф җитәкчеләре сайланган темалары буенча максатчан эш алып бара. Шундый эшләрнең берсе ачык тәрбия сәгате. 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы белән космонавтика көненә багышланган кызыклы тәрбия сәгате күрсәттеләр.
-
Рус теленнән ВПР 18.04.2017
4 - 5 нче сыйныф укучылары рус теленнән белемнәрен тикшерү максатыннан Бөтенроссия тикшерү эшләре эшләделәр.
-
Самат Шакирны искә алу кичәсе 14.04.2017
15 апрель якташ шагыйрь, эзтабар Самат Шакирның туган көне. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкаәрь кызы укучыларыбыз белән искә алу кичәсе үткәрде. 5 - 8 нче сыйныф укучылары арасында шигырь бәйгесе, ә башлангыч сыйныф укучылары белән шагыйрьнең музеена сәяхәт кылдык.
-
Космонавтика көне 12.04.2017
12 апрель - космонавтика көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үткәрдек. Башлангыч сыйныф укучылары сочинение язсалар, 5-8 нче сыйныф укучылары космонавтика турында видеофильм карадылар. Ә югары сыйныф укучылары тәрбия сәгатьләрендә әңгәмә кордылар.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2017
7 апрель - сәламәтлек көне буларак билгеләнеп үтә. Без дә әлеге көнне билгеләп китергә уйладык. Укучылар мәктәп формасын спорт киемнәренә алмаштырдылар, ә тәнәфесләрдә спорт уеннары уйнадылар. Шулай ук сәламәтлек көне кысаларында "Нәрсә ул ГТО" акциясе дә уздырдык.
-
"Иң матур сыерчык оясы" конкурсы 06.04.2017
Язның хәбәрчеләре сырчыклар килделәр. Ә без үз чиратыбызда аларга шартлар тудырырга тиеш. Шул уңайдан 1-8 нче сыйныф укучылары өчен "Иң матур сыерчык оясы" конкурсы игълан ителгән иде. Конкурста укучыларыбыз актив катншатылар, ә аерым укучылар бүләкләнеп киттеләр.
-
Химия фәненнән ачык дәрес 05.04.2017
Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиева Ләйсән Фәргат кызы 8 нче сыйныф укучылары белән химия фәненнән мавыктыргыч ачык дәрес күрсәтте. Дәрес яңа стандартлар нигезендә төзелеп, кызыклы тәҗрибәләр белән үрелеп барды.
-
Макулатура җыю өмәсе 04.04.2017
Яз җитү белән тирә-юньне чистартасы, игелекле эшләр кыласы килә башлый. Укучыларыбыз игелекле эшләр айлыгын зарыгып көтеп алалар. Аның иң беренче эше - макулатура җыю өмәсе. Әлеге эш мәктәбебез традициясенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас.
-
Ата-аналар җыелышы 31.03.2017
3 чирек нәтиҗәләре буенча 1-11 нче сыйныф укучылары өчен ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта Әтнә районы мәгариф бүлегеннән мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шәйхиев Рамил Рәшид улы "Яшүсмерләр арасында туган низагълар" исемле темага чыгыш ясады. Шулай ук ата-аналар февраль аенда узган медосмотр нәтиҗәләре белән дә таныштылар.