Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 100 |
У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Тынычлык күгәрчене" 21.09.2017
"Тынычлык күгәрчене" акциясе Россиякүләм һәр ел сентябрь аенда үткәрелә.Бүген мәктәбебездә бу акция бик җанлы узды. Укучылар бик актив катнаштылар.
-
Көзге эшләр 21.09.2017
Менә көзге эшләр дә башланды. Укучыларыбыз бик теләп һәм тырышып, үзләре үстергән карлыган үсентеләрен күчереп утырттылар.
-
Көзге кросс 18.09.2017
Спорт - сәламәтлекнең төп нигезе. Табигатьнең матур көз айларында мәктәбебездә кросс узды. Әлеге спорт ярышында катнашучы укучылар җитезлектә көч сынашты. Ә иң җитезләре призлы урыннарга лаек булды.
-
" Экстремизмга - юк" айлыгы. 18.09.2017
Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шул максаттан чыгып, мәктәбебездә профилактик чаралар планына нигезләнеп, төрле очрашулар һәм чаралар уза.
-
Эшлекле очрашу 18.09.2017
Мәктәптә очрашулар еш булып тора. 2017 нче елның 18 нче сентябренда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча дәүләт инспекциясенең бүлек җитәкчесе Л.Абдуллина бездә кунакта булып китте. Ул укучыларга үз хокукларыңны белергә һәм ничек якларга кирәклекне аңлатты. Укучыларда бик күп сорауларга җавап алдылар.
-
Ата - аналар җыелышы 06.09.2017
Яңа уку елы башлану уңаеннан 1- 11 нче сыйныф укучылары өчен ата -аналар җыелышы үтте. Җыелышта узган уку елына йомгак ясалды, алдагы уку елына бурычлар һәм максатлар билгеләнде. Оештыру эшләре турында сөйләшенде. Күәм авылы фельдшеры Төхфәтуллина Раилә Фоат кызы ата - аналарга гриппка каршы прививка ясату кирәклеге турында аңлатты.
-
Янгын сүндерүчеләр белән очрашу 06.09.2017
Әтнә районы Яңа Шашы янгын сүндерү бүлегенең бүлек командиры Биккинин Динар Айдар улы 1-4 нче сыйныф укучылары белән очрашуга килде. Ул укучыларга янгын сүндерү куркынычы булдырмау чаралары турында аңлатты. Укучылар аны бик зур кызыксыну белән тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сораулар да бирделәр.
-
Белем бәйрәме 01.09.2017
Бүген барлык мәктәпләрдә укучылар өчен беренче кыңгырау шалтырады. Мәктәбебез бусагасын быел 103 укучы атлады. Шуларның 5 сен Сафина Резеда Рашат кызы 1 нче сыйныфка кабул итте. Алар өчен мавыктыргыч мәктәп тормышы башланды.
-
Тынычлык дәресе 01.09.2017
Бәйрәм линейкасы сыйныфларда тынычлык дәресе белән дәвам итте. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар илебез турында, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр турында әңгәмә кордылар.
-
Лагерьда Сабантуе гөрли 21.06.2017
"Бәхетле балачак" ял һәм сәламәтләндерү лагерының соңгы көнендә традиция буенча "Сабантуе" уткәрдек. Балалар өчен тәрбиячеләр саф һавада төрле кызыклы уеннар үткәрделәр. Тамаша шулай ук җыр-биюләр белән чиратлашып барды.