Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 100 |
У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Мәдәни көндәлек" республика проекты җиңүчесе 26.05.2017
2 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Гулия икенче ел рәттән "Укучының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән Республика күләм проектының дипломанты булды. Гөлия Казан шәһәренә экскурсиягә барып, бүләкләнеп кайтты.
-
Башлангыч сыйныф укучылары проект эше якладылар 26.05.2017
ФБДДС таләпләре буенча укыган башлангыч сыйныф укучылары әти-әниләре каршында зур сынау тоттылар. Алар ел буе үзләштергән белемнәрен проект эшендә күрсәттеләр.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2017
Мәктәбебездә тантана - "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Быел Күәм урта мәктәбендә 9 һәм 11 нче сыйныфның 16 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Аларны котлар өчен әти-әниләре, беренче укытучылары һәм Әтнә муниципаль районы финанс-бюджет бүлеге җитәкчесе Гыймадиев Фердинант Илсур улы килгән иде.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлау 25.05.2017
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Сезне язның иң күркәм, күңелләрдә мәңгегә уелып кала торган бәйрәме "Соңгы кыңгырау" белән тәбриклибез! Сезгә алдагы тормышыгызда ак бәхетләр, тыныч, имин күк йөзе телибез! Теләгән теләкләрегез кабул булсын!
-
Яшь гражданнар форумы 13.05.2017
"Ашыт" спорт мәктәбе базасында районыбыз мәктәпләре активистлары өчен Татарстан Республикасының балалар оешмалары берлеге тарафыннан "Яшь гражданнар форумы" үтте. Әлеге форумда 10 нчы сыйныф укучылары Галиәхмәтова Дилә, Садриева Энҗе һәм Хабибуллин Айназ актив катнашып истәлекле бүләкләр алдылар. Ә Галиәхмәтова Диләгә Балалар оешмаларының берлегеннән мактау грамотасы тапшырылды.
-
Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты 06.05.2017
Җиңү көнен һәр кеше аерым дулкынлану белән көтеп ала. Әлеге бәйрәмнең 72 еллыгын без дә искә алырга уйладык. Бәйрәмгә Күәм җирлегендә яшәгән сугыш, тыл ветераннарын чакырдык һәм авыл советларыннан ветеран советы рәисләре дә бәйрәмебезнең олуг кунаклары булдылар. Алар укучылар әзерләгән концерт программасын карадылар, музейларыбыз эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Дәрестән тыш түгәрәкләр эшчәнлеге буенча еллык отчет 04.05.2017
Мәктәбебездә дәрестән тыш вакытта фән түгәрәкләреннән кала укучылар мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында оештырылган түгәрәкләрдә дә шөгелләнәләр. Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы җитәкчелегендә "Шахмат" һәм Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы алып барган "Дизайн мәктәбе" түгүрәкләре үз җимешләрен еллык отчетта күрсәттеләр. Әлеге педсоветта Фәрдия Римхәт кызы Мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнсә, 7 нче сыйныф укучысы Закирҗанов Эмиль сугыш тематикасына багышланган макеты өчен 2 нче урынга лаек булды.
-
Татар теле һәм әдәбияты буенча регионара семинар 26.04.2017
Мәктәбебез һәм Мари Эл Республикасы Морки муниципаль районы Нырымбай урта мәктәбе белән регионара килешү төзелгән иде. Шул уңайдан ерак араны якынайтып, татар теле һәм әдәбияты семинары үткәрдек. Семинарда районыбыз мәктәпләреннән татар теле укытучылары катнашса, Мари Эл Республикасыннан дүрт кешелек делегация килде. Семинарны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкәрь кызы оештырды. Әлеге очрашу мастер класстан башланып Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте. Соңыннан кунакларыбыз түгәрәк өстәл артында әңгәмә кордылар, киләчәккә планнар төзеделәр.
-
Алтын куллы Фәрдия Римхат кызы 25.04.2017
Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында "Ак калфак" регионара семинары узды. Семинарда кул эшләре буенча мастер класс күрсәттеләр, күргәзмә оештырдылар. Әлеге чарада мәктәбебездән технология укытучысы, "Дизайн мәктәбе" түгәрәге җитәкчесе Төхфәтуллина Фәрдия Римхат кызы кунакларга шәл бәйләү серлерен ачты.
-
Язгы өмә 25.04.2017
Яз җитү белән әйләнә-тирәне чистарты, чүп-чарлардан арындыру, бакча эшләре башлана. Без дә укучылар белән мәктәп территориясен чистарту өчен өмәгә чыктык.