Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 100 |
У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Лагерьда су көне 08.06.2017
8 июнь су көне уңаеннан Күәм авылы китапханәчесе Вафина Луиза лагерьда ял итүче балалар өчен "Су төбендә ниләр бар?" дигән интеллектуаль уен оештырды. Шулай ук балалар китапханәдә урнашкан су турындагы китаплар белән таныштылар һәм "Русалочка" мультфильмы карадылар.
-
"Шәһри Казан" газетасы лагерьда кунакта 07.06.2017
"Шәһри Казан" газетасы журналисты, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова лагерьда ял итүче балалар белән белән очрашуга килде.
-
Көек мәктәбе укучылары бездә кунакта 06.06.2017
Лагерьда ял итүче Көек мәктәбе укучылары безгә кунакка килделәр. Алар Самат Шакир музеена экскурсия кылдылар һәм "Күбекләр илендә" дип аталган тамаша карап киттеләр.
-
Лагерьда ял итүчеләр Кушлавычта экскурсиядә 05.06.2017
Лагерьның бишенче көнендә балалар Арча районы Кушлавыч авылына Габдулла Тукай туган йортка экскурсиягә бардылар. Алар анда Тукайның кечкенә вакыты, әти-әнисенең көнкүреше, яшәү рәвешләре белән якыннанрак таныштылар.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2017
Ял һәм сәламәтләндерү лагерына 15 бала, ә хезмәт лагерына 5 бала йөри. Икенче көнне алар табигать кочагында экскурсиядә уздырдылар, ә көннең икенче яртысын спорт уеннарына багышладылар.
-
"Бәхетле балачак" җәйге лагерь ачылды 01.06.2017
Мәктәбебез базасында оешкан "Бәхетле балачак" җәйге лагеры укучылар өчен ишекләрен ачты. Ачылу көне балаларны яклау көненә туры килде. Шул уңайдан Күәм авылы китапханәчесе Вафина Луиза балалар өчен "Хәзинәләр утравы" дигән интерактив - хәрәкәтле уен оештырды.
-
5 нче сыйныф укучылары проект эше яклый 27.05.2017
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем алган 5 нче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен, логик фикерләүләрен, төп фәннәрне үзләштерүләрен күрсәтү максатыннан проект эшләре эшләп, аларны әти-әниләре һәм укытучылар каршында якладылар.
-
6 нчы сыйныф укучылары проект эше яклады 27.05.2017
Иң беренчеләрдән булып федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем ала башлаучы 6 нчы сыйныф укучылары да үзләренең белемнәрен әти-әниләре каршында проект эше яклап күрсәттеләр. Укучылар һәрберсе төп фәннәрдән аерым тема алып, индивидуаль рәвештә әзерләнде.
-
Инглиз теленнән дәрестән тыш чара 26.05.2017
1 нче сыйныф укучылары инглиз теле укытучысы Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы белән инглиз теленнән дәрестән тыш эшчәнлек буенча әти-әниләре каршында чара күрсәттеләр. Әлеге чарада укучылар ел дәверендә өйрәнгән җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм инглиз телендә бер-берсе белән аралашып, килгән ата-аналарны шаккаттырдылар.
-
"Умники и умницы" интеллектуаль уенында безнең укучыларыбыз 26.05.2017
IV Республика күләм "Умники и умницы" дип исемләнгән укучылар интеллектуаль уенында мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Галиәхмәтова Дилә һәм Садриева Энҗе уңышлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ә Садриева Энҗе әлеге бәйгенең финал уенында катнашып, истәлекле бүләкләргә ия булды.