Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
1 сентябрь - белем бәйрәме. 01.09.2011

Белем бәйрәме тантанасы укучыларның әдәбия-музыкаль чыгышы белән башланды. 11 сыйныф чыгарылыш укучылары укытучыларны бәйрәм белән котлап чыгышы ясадылар. Быел 1 сыйныфка 10 укучы укырга керде, укучыларга президентыбыз Миннеханов Рөстәм Нургали улының "Ак Барс" банкы тарафыннан укучылар өчен әзерләнгән махсус бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов катнашты. Укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады. Яңа уку елында барыгызны Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз.
-
Күгәрчен - тынычлык символы 01.09.2011

1 сентябрь көнне һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар "Тынычлык дәресе", чисталык дәресләре һәм экология, сәламәтлек темалары буенча презентацияләр карады, фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
3 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда: "Күгәрчен тынычлык - символы", - диләр.
-
"Иң яхшы укытучыбыз" гранты
27.08.2011
2011 нче елда "Иң яхшы укытучыбыз" ("Наш лучший учитель") грантларына ия булучылар билгеле булды. Алар арасында Күәм урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Хәлимә Хәкимулла кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Садриев Равил Мөхтәр улы да бар. Сезне чын күңелдән ирешкән уңышларыгыз белән котлыйбыз.
-
1 июнь - балаларны халыкара яклау көне 01.06.2011

1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне !
Исәнме, җәй! Исәнме, лагерь!
Күәм урта мәктәбе каршында оештырылган “Бәхетле балачак” лагере 1 июнь көнне 25 бала составында үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерь вакытында аларны күңелле уеннар, экскурсияләр, мавыктыргыч конкурслар көтә.
-
Экскурсия, походлар 25.05.2011

25 нче май көнне 1-8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары экскурсиягә традицион маршрурт буенча Кала тавы астына юнәлделәр. Укучылар табигать кочагында актив ял иттеләр: балык тоттылар, уха , шашлык пешерделәр, футбол уйнадылар. Барлык сыйныфлар да Кала тавының истәлекле урыннарында булдылар, Изгеләр чишмәсенең шифалы суыннан авыз иттеләр.
-
"Соңгы кыңгырау" тантанасы 24.05.2011

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны безнең күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
Укулар инде безнең артта калды
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар , диңгезләрне кичәргә.
-
"Дуслык учагы" 19.05.2011

19 май көнне районның барлык мәктәпләреннән килгән укучылар табигатьнең матур почмагы Яңа Шашы мәктәбе базасында традицион чара "Дуслык учагы - 2011" фестиваленә җыелдылар. Фестиваль Габдулла Тукайның 125 еллыгына һәм Ю.А. Гагаринның галәмгә чыгуына 50 ел тулуына багышланган иде. Дуслык учагының төп максаты укучыларны үзара якыннан таныштыру... "Дуслык учагы - 2011" кысаларында укучылар спорт ярышларында, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, иң изге теләкләрен бер-берсенә язма рәвештә плакатларга язып теләделәр. Барлык уеннарда укучылар теләп катнаштылар, актив ял иттеләр. Концерт номерлары да үзенчәлекле программа буенча алып барылды.
-
Участокта эш кайный. 18.05.2011

"Язның бер көне ел туйдыра" дигән девиз астында мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайный. Укучылар түтәлләр ясап, яшелчәләр утырталар.
-
Хәрби җыен 16.05.2011

16 май көнне Күәм урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары район күләм үткәрелгән хәрби җыенда катнаштылар. Егетләребез хәрби-патриотик тәрбия, физик ныгу, солдат чыныгуы алып кайттылар, - дип белдерде ТИН укытучысы Зарипов Булат Абдулла улы.
-
Радик Фәизовка 80 ел. 14.05.2011

14 май - олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик Хәбибрахман улы Фәизовның тууына 80 ел тулу уңаеннан Дусым мәдәният сараенда Радик Фаизовны искә алу кичәсе оештырылды. Күәм урта мәктәбе балалар оешмасы әгъзалары Радик Фәизовның тормыш иптәше Дамира апа һәм кзлары белән очрашу бәхетенә ирештеләр.
Менә ямьле май ае да җитте,
Бар табигать яшел хәтфәдә.
Күңел никтер моңсу, тургайларым
Моңлы җыруларын әйтсә дә.
Укучыларның чыгышы әнә шундый юллар белән башланып китеп, Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева А.Г. әзерләнгән презентация белән үрелеп барды. Дамира апа һәм кызлары Светлананың якты хәтирәләре очрашуны тагын да истәлекле итте.











