Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Рус әдәбиятыннан олимпиада 10.01.2012

10 нчы гыйнвар көнне 6-8 нче сыйныфлар өчен "Рус теле һәм әдәбиятыннан" олимпиада булып узды. Безнең мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Төхфәтуллин Салават рус әдәбиятыннан (укытучы Габидуллина Л.Х.) 3 урын алды. Котлыйбыз!
-
Хоккей ярышы 07.01.2012

Яңа хоккей сезонының беренче бәйгеләре Күәмдә узды. 7 -8 нче гыйнвар көннәрендә мәктәп шугалагында авылдашларыбыз Илгизәр Зарипов, Реваль Низамов истәлегенә бәйгеләр үтте. Күәм командасыннан Ришат Галимҗанов - "Иҗ оста һөҗүмче", Айваз Борханов - "Иң оста капкачы" булып танылдылар. Һәр ике бәйгедә дә Күәм командасы икенче урынны яулады.
-
"Кар патшалыгында кунакта" 06.01.2012

6 нчы январь көнне мәктәп яны лагере укучылары белән саф һавада уеннар үткәрдек.
-
Экскурсия 04.01.2012

4 январь көнне лагерь балалары Әтнә Дәүләт драма театры артистлары тарафыннан куелган "Җен алыштырган" әкият-тамаша карадылар.
-
"Бәхетле балачак" илендә... 02.01.2012

2-8 январь көннәрендә, 26 укучы составынды, кышкы мәктәп яны лагеры эшли. Анда 1,2,3,4 нче сыйныф укучылары ял итә.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 29.12.2011

29 нчы декабрь көнне Күәм урта мәктәбендә Яңа ел елкасы һәм Балмаскарад булып үтте.
Әкият иле тамашалар
Уен, бию, җыр һәм теләкләр
Яңа елны көтә барлык җиһан
Бала-чага көтә бүләкләр.
Яңа еллар котлы булсын дуслар
Яңа еллар булсын мөбәрәк.
Саулык, иминек юлдаш булсын
Тормышыбыз булсын түгәрәк.
Дуслар 2012 ел белән котлыйбыз!
-
Бәйрәм якынлаша... 28.12.2011

Йолдыз яна күктә, ай калыккан
Җем-җем килә карлар, ямьле кыш.
Бәйрәм белән сезне, яңа еллар белән
Хәзерлекне шулай башлыйбыз.
-
Татар башкорт көрәше
23.12.2011
Көрәш түгәрәгенә йөрүче егетләребез район күләмендә АХҖК "Таң" үткәрелгән татар башкорт бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар.50 кг.га кадәрге үлчәүдә 6нчы сыйныф укучысы Холмурадов Фарук I урынны, 45 кг.га кадәрге үлчәү буенча 5сыйныф укучысы Сираҗиев Рәмис III урынны яулап "Кыш бабай" призына лаек булдылар. Егетләрне котлыйбыз! Спортта да ,укуда да уңышлар теләп калабыз
-
Хуҗа Бәдигый укулары
20.12.2011
20 нче декабрь көнне тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигый иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында 11 нче сыйныф укучысы Галиев Ильяс уңышлы чыгыш ясап III дәрәҗә диплом белән кайтты. Фәнни җитәкчесе Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы. Уңышлары белән котлыйбыз.
-
Парламент дәресләре-2011 20.12.2011

11 нче сыйныф укучысы Нәҗипов Илназ республикакүләм үткәрелгән "Парламент дәресләре-2011"дә "Үз хокукларыңны белү - киләчәген белән идарә итү" темасына эссе язып җиңүче булды, I урын яулады. Укытучы Сабирова Саима Ахатовна. Котлыйбыз!











