Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228
-
Агач утырту 14.05.2011

14 май көнне мәктәп яны тәҗрибә участогында әйләнә-тирәне яшелләндерү өмәсе уздырылды. 400 гә якын яшь нарат, чыршы һәм карагай үсентеләре утыртылды.
-
Һәйкәл янында җыен 07.05.2011

7 май көнне авылыбыз уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган һәйкәлгә тантаналы рәвештә венок куелды. Шулай ук, авылыбызның бердәнбер ветераны Рәхим абый белән истәлекле очрашу булды. 4-5 сыйныф укучылары эчтәлекле чыгыш ясадылар, бер минутлык тынлык белән көрәштә һәлак булганнар искә алынды. Рәхим абый тыныч тормышның кадерен белеп, тәрбияле, кешелекле булып үсәргә, әти-әнине хөрмәт итәргә, дигән теләкләрен теләде.
-
Бөек Җиңүгә 66 ел 06.05.2011

6 май көнне мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан варислар белән берлектә кичә-презентация булып узды. Укучыларга сугышның иң төп бәрелешләре һәм анда безнең якташларыбыз күрсәткән батырлыклар турында сөйләнде, шигырьләр сөйләнде.
-
Утәмешев исемендәге республикакүләм конференция 29.04.2011

29 апрель көнне мәктәбебезнең тарих укытучысы Садриев Равил һәм ул әзерләгән 9 сыйныф укучысы Ганиева Рамилә Кукмарада узган Р.И. Утәмешов исемендәге "Мое я в большой науке" республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
-
Утәмешев исемендәге конференция 29.04.2011

Ганиева Рамилә "Әтнә районы территориясендә Азелино культурасы эзләре" дигән темага чыгыш ясап II урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Ил тарихында гаиләм тарихы 28.04.2011

"Ил тарихында гаиләм тарихы" республикакүләм иншалар конкурсында I урын алган 10 сыйныф укучысы Нәҗипов Илназны укытучысы Садриев Равил эзләнү эшчәнлегендә җитәкли.
-
Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен россиякүләм презентацияләр бәйгесе 27.04.2011

2011 нче елның 21 февраль - 15 апрель көннәрендә ТР МһФ министрлыгы, "Белем ру" ҖЧҖ, Арча районы Кушлавыч мәктәбе оештырган Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы "Син Тукайны беләсеңме? (турлы уен)" презентациясе белән катнашып, лауреат исемен яулады.
-
"Илһамлы каләм" конкурсы 27.04.2011

27 апрель көнне "Илһамлы каләм" иҗат конкурсының бүләкләү тантанасында 11 сыйныф укучысы Миңлебаева Гөлнар һәм татар әдәбияты укытучысы Садриева Алия булып кайтты. Миңлебаева Гөлнар II дәрәҗә диплом белән укытучысы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Тукай көннәре 26.04.2011

Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Без Тукайны яратабыз" исеме астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар шагыйрьең иҗаты буенча белемнәрен ныгыттылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бу кичәдә Тукайның әсәрләренә, әкиятләренә нигезләнеп бөек шәхеснең әдәби мирасына мәхәббәт тәрбияләү максат итеп куелды.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2011

9 сыйныф укучысы Ганиева Рамилә районыбыз укучылары белән берлектә Казан шәһәренә Тукайга 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән шигырь бәйрәмендә булып кайтты. Рамилә күргәннәре турында сыйныфташлары белән дә теләп уртаклашты.
Казан шәһәрендә булдык - зур бәйрәмдә
Бөек Тукай туган көнендә.
Шигырь бәйрәмендә туры килде
Шүрәленең үзен күрергә.











