Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Татар теленнән олимпиада
27.03.2012
27 март көнне 6-8 нче сыйныфлар өчен район күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үтте. 6 нчы сыйныфтан Төхфәтуллин Салават татар теленнән III урын, Фазылҗанова Гөлгенә татар әдәбиятыннан II урын яуладылар. Котлыйбыз.
-
Язның бер көне ел туйдыра. 20.03.2012

Мәктәптә язгы бакча эшләренә әзерлек башланды. Кабинетларда помидор, чәчәк рассадалары утыртылды.
-
"Кошлар көне" 19.03.2012

19 нчы март көнне Күәм урта мәктәбендә "Ашыт" заказнигы вәкилләре белән очрашу булып узды. "Кошлар көне"нә карата чара үткәрелеп "Шәфкатьле бала" акциясе кысаларында узган сыерчык оялары ясау конкурсынына йомгак ясалды. Җиңүче укучыларга, һәм мәктәп дирекциясенә рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"КИТ 2012" 19.03.2012

Мәктәпкүләм линейкада "КИТ 2012" конкурсына йомгак ясалды. Катнашучыларга сертификат һәм компакт-дисклар бирелде. Сафин И, Хәбибуллин А., Фазылҗанова Г. дипломнар тапшырылды. Котлыйбыз.
-
Аҗаган 2012 18.03.2012

18 нче март көнне Күәм урта мәктәбендә традицион уен - "Аҗаган-2012" булып узды. 4,5,6,7,8 сыйныф укучылары бик теләп бу уенда катнаштылар.
-
Башлангыч сыйныфларның республика семинары 14.03.2012

14 нче март көнне башлангыч сыйныф укытучылары өчен "Башлангыч сыйныфларда дәресләрне яңа стандарт таләпләренә яраклаштырып укыту" темасына республика семинары булып үтте. Семинарда Сәгъдиева Илсөя Тәлгатовна, Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясе фәнни хезмәткәре һәм район башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
-
"Шәфкатьле бала" акциясе 10.03.2012

Яз башыннан мәктәптә сыерчык оялары ясау конкурсы турында игълан ителде.Чара 2-6 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде. "Шәфкатьле бала" конкурсында катнашкан барлык сыерчык ясаучы балаларга аларның ата-аналарына рәхмәт белдерәбез.
-
"Ягез әле, кызлар"
07.03.2012
Күәм урта мәктәбендә 6-11 сыйныф кызлары командалары арасында конкурс бәйге үткәрелде. Бәйрәм программасында сораулар, уеннар, җыр-бию, мода коллекцияләре белән чиратлашып алып барылды. Чара бик күңелле узды.
-
Гаилә бәйрәме
05.03.2012
3 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда "Тамчы" интеллектуаль уен-бәйге уздырды. Сораулар: универсиада, сәламәтлек, мәктәп тормышы,кызыклы грамматика буенча бирелде.Концерт номерлары һәм бәйрәм котлаулары яңгырады. Өлкәннәргә педагогик ситуацияләр тәкъдим ителде.Соңыннан әти-әниләр барлык эшләгән эшләре буенча сыйныф турында презентация карадылар.Бәйгедә дуслык җиңде.
-
"Йолдызлык - 2012" конкурсы 25.02.2012

Ел да уздырылып килгән "Йолдызлык" конкурсында мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Газизова Зөһрә "Иң матур җыр", 5 сыйныф укучысы Абдуллина Энҗе "Әтнәм минем", 6 сыйныф укучысы Хисмәтуллина Зөһрә "Ага чишмә" җырлары белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар.











