Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Ачык тәрбия сәгате
19.12.2011
19 нчы декабрь көнне 2 нчы сыйныф укучылары "Шәфкатьлелек бизи кешене" темасына мәктәпкүләм ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Шәфкатьлелекне ничек аңлыйсың, син шәфкатьлеме, шәфкатьлелек акциясе турында сорауларга җавап бирделәр. Презентация карадылар. Татарстаннның иң шәфкатьле кешесе Әсгат Галимҗанов турында өйрәнделәр.
-
Баскетбол уйный кызлар
17.12.2011
2011 нче елның девизы: "Сәламәт булыйк!". Мәктәбебезнең укучылары бик теләп спорт түгәрәгенә йөриләр. 17 нче декабрь көнне районкүләмендә IV Спартакиада кысаларында үткәрелгән баскетбол ярышында Күәм урта мәктәбе кызлар командасы III урын яулады.
-
Республикакүләм конкурс 16.12.2011

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, "Мәгърифәт" газетасы үткәргән "Габдулла Тукай - публицист" республикакүләм иҗади конкурсында катнашып "Тукай - публицист", "Тукай - журналист" номинацияләрендә җиңүгә Күәм урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ганиева Рамилә (укытучысы Сөнгатова Г.) ирешеп диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Районкүләм конкурс
12.12.2011
Сибгат Хәкимнең 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән "Минем өчен С.Хәким иҗаты ул..." районкүләм иҗади эшләр бәйгесендә I нче квалификацион категорияле педагог-организатор, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы II урынны яулап, район мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде.
-
Әниләр көне 06.12.2011

"Әниләр көне" уңаеннан 1 нче сыйныфларда интеллектуаль уен-ярыш узды.
-
Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел
05.12.2011
Сибгат Хәким иҗатында "Әниләргә мәхәббәт хисләренең чагылышы" дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия 6 нчы сыйныфлар белән тәрбия сәгате үткәрде. Якташ шагыйребез иҗатын өйрәнеп, укучылар презентация карадылар, шигырьләр сөйләделәр. Сибгат Хәким иҗаты тирәнтен әдәбият белән бәйләп аңлатылды. Тәрбияви якка зур игътибар бирелде.
-
1 нче декабрь - СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2011

Югары сыйныфларда "1 нче декабрь - СПИДка каршы көрәш көне" дигән темага тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Тәмле көн ярминкәсе 01.12.2011

1-10 нчы декабрь дәвамында узучы "Шәфкатьлелек декадасы" уңаеннан мәктәптә төрле чаралар, "Тәмле көн" ярминкәләре, тәрбия сәгатьләре булып узды. Барлык сыйныф укучылары да бу чараларда бик теләп катнаштылар.
-
"Батыр әтәч" 24.11.2011

24 ноябрь көнне "Әкият" Татар дәүләт курчак театры турында әңгәмә булды. 2 нчы сыйныф укучылары "Батыр әтәч" әкиятен курчак театры буларак сәхнәләштерделәр.
-
Ачык дәрес 23.11.2011

23 ноябрь көннебашлангыч сыйныф укытучысы Сафина Р.Р. 3 нче сыйныфта рус теленнән "Род имен существительных" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.











