Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Күңелле стартлар 26.12.2017

Кышкы лагерь бик җанлы рәвештә үз эшен дәвам итә. Укучылар төрле конкурсларда, уенннарда, викториналарда үз көчләрен сыныйлар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар, күңелле стартларда катнашалар. Күңелле ял итәләр.
-
Олимпиадалар тәмамланды 26.12.2017

Менә олимпиадаларның район туры тәмам. Мәктәбебездән күп укучылар бу олимпиадаларга катнашты. Һәм уңышларыбызда күп. Укучыларыбыз 15 призлы урын яулады. Шулар арасында 6 җиңүче, 9 призер бар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә укытучыларга һәм укучыларга уңышлар телибез.
-
Һөнәр сайлауга этәргеч. 26.12.2017

Мәктәбебездә очрашулар еш булып тора. 16 нчы декабрь көнне Казан энергитика университеты вәкиле бездә кунакта булды. Ул укучыларны университетның тарихы, уку бүлекләре, керү имтиханнары һәм андагы һөнәри юнәлешләр белән таныштырды. Бу очрашу укучылар өчен һөнәр сайлауга зур этәргеч булды.
-
Кызыклы химия дәресе 13.12.2017

12 нче декабрь конне Ганиева Ләйсән Фәргать кызы 8 нче сыйныфта ачык дәрес үткәрде. Бу дәрес кислород, яну темасына белемнәрне гомумиләштерү дәресе иде. Укучылар дәрестә алган белемнәрен кулланып, төрле биремнәр башкардылар: мәсьәләләр чишү, әверелешнең тигезләмәләрен язу, кислородны куллану буенча сорауларга җаваплар бирделәр.
-
"Прекрасное далеко" 13.12.2017

"Прекрасное далеко" проекты кысаларында Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы 7 нче сыйныф укучылары белән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Анда укучылар чыгышы тыңланды, анализланды. Киләчәктә авыл, районны ничек күзаллау, нинди һөнәрләр актуаль булачагы турында сүз барды. Киләчәк укучылар кулында икәнлеге искәртелде, белемле укучылар киләчәкнең тоткасы булуы әйтелде.
-
Тәҗрибә уртаклашу 12.12.2017

Ноябрь аенда мәктәбебез белән Морки районы Нурумбал мәктәбе арасында регинара семинар булды.. Семинарда өч төрле милләт вәкилләренең балалары катнашты. Башлангыч сыйныф, география, биология һәм рус теле укытучылары дәресләр һәм мастер - класслар күрсәттеләр. Семинар дустанә мөнәсәбәттә, бик эшлекле формада үтте.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 12.12.2017

"Ел укытучысы -2017" конкурсының мәктәп этабы үтте. Шул кысаларда ачык дәресләр каралды. 1 нче сыйныф укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы, 2 нче сыйныф укытучысы Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы, тарих укытучысы, яшь мөгаллим, Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы үз дәрәҗәсендә дәресләр күрсәттеләр.
-
Балаларны яклау көне 26.11.2017

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы 1-4 нче сыйныф укучылары белән берлектә Бала хокукларын яклау Конвенциясе турында ачык тәрбия сәгате үткәрде. Ул балаларга Закон , балаларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты. Укучылар сорауларга җавап эзләделәр, проект эшләре башкардылар. Төркемнәрдә, индивидуаль эшләрдә төрле эшләр эшләделәр.
-
1 нче сыйныфларда ачык дәрес 26.11.2017

Сафина Резеда Рашат кызы 1 нче сыйныфта Әлифба фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес төгәл, бик уйланып әзерләнгән иде. Укучылар өйрәнгән хәрефләре белән иҗекләп тә, аерым -аерым да укый белүләрен күрсәттеләр. Проект эшен дә эшли беләләр. Дәрес бик җанлы үтте.
- О Республиканском родительском интернет-собрании 15.11.2017











