Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, зд. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 20.04.2019

Укучыларыбыз районкүләмендә үткәрелгән "Куркынычсыз тәгәрмәч " бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Бүләккә өр яңа велосипедка ия булдылар. Укучыларның җитәкчеләре Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы һәм физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдул улы да укучыларның уңышларына чиксез шат булып, алда да зур үрләр яуласыннар иде дигән фикердә калдылар. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алда зур уңышлар телибез!
-
Какая сегодня погода? 19.04.2019

2 нче сыйныф укучылары , Борханов Фәрит Фоат улы белән берлектә, инглиз теле фәненнән ачык дәрес күрсәттеләр. Кечкенә генә булсалар да инглиз телендә ачык сөйләштеләр, сорауларга бик матур итеп җавап бирделәр. Дәрес буе укытучылары аларга елмаю бүләк итте. Бу көндәге табигатьтәге матурлык кебек, дәрестәдә матурлык хөкем сөрде. Укучылар Бөекбританиядә һава торышының нинди булуын кызыксынып карадылар, үзебездәге һава торышы белән чагыштырдылар. Дәрес ахырында үзләренә билге куйдылар.
-
"Көрәш" ярышы
18.04.2019
18 апрель көнне районкүләмендә яшүсмер укучылар арасында "Көрәш" ярышы үтте. Мәктәбебез укучылары: Хөснетдинов Илзат 3 урынга, Ахмадуллин Ильяр 3 урынга, Нәҗмиев Азат 3 урынга лаек булдылар. Әфәрин, егетләр! Уңышлар сезгә!
-
Яраткан физкультура дәресе 16.04.2019

16 нчы апрель көнне 6 нчы сыйныф укучылары, физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдул улы белән берлектә, ачык дәрес күрсәттеләр. Укучылар бик актив, иң яраткан фәннәре буенча белемнәре дә яхшы икәнлекне күрсәттеләр. Футбол һәм волейбол уйнау технологиясен өйрәнеп, ныгыту күнегүләре эшләделәр. Дәрес бик җанлы, актив атмосферада үтте.
-
Күәмнәрдә - минем туган җирем 15.04.2019

15 нче апрель көнне С.Шакирның тууына 95 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә зур чара үтте. Бирегә аның кызы Зөбәрҗәт ханым, оныгы Нәргиз, Татарстанның Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов, язучы -сатирик Камил Каримов, республика Сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин килгән иде. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Сөнгатова җитәкчелегендә укучылар бик матур чара әзерләделәр. Кунаклар бик шат булып, чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Алиса в стране чудес 13.04.2019

13 нче апрельдә районкүләмендә инглиз теле фәне буенча уукчылар бәйгегә әзерләнгән театр - күренешләрен тәкъдим иттеләр. Мәктәбебезнең сәләтле укучылары "Алиса в стране чудес" дип исемләнгән театраль күренеш күрсәтеп, 3 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре инглиз теле укытучысы Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Косманавтика көне 12.04.2019

-
Чираттагы педсовет утырышы 03.04.2019

-
Ачык ишекләр көне 03.04.2019

3 нче апрель көнне мәктәптә ачык ишекләр көне үтте. һәр сыйныфта ачык дәрес күрсәтелде. Соңыннан ата - аналар җыелышы булды. Анда 3 чирек нәтиҗәләре, төрле мәсьәләләр турында сүз барды.Әти - әниләр сыйныф җитәкчеләре белән дә очрашып, күп кенә мәсьәләләрне хәл иттеләр.
-
Техникумга сәяхәт 03.04.2019

9 нчы сыйныф укучылары 3 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Әтнәт авыл хуҗалыгы техникумында "Ачык ишекләр" көнендә булып кайттылар. Уку йорты укучыларга бик ошады, үзенә җәлеп итте. Алар анда һәр лабораториядә булып, үзләрен кызыксындырган һәр юнәлеш белән танышып чыктылар, хәтта үзләре дә кулга тотып, эшләп карадылар. Бу сәяхәт укучыларыбыз күңеленә бик хуш килде. Зур тәэсирләр белән кайттык.











