Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Теле юкның - иле юк 21.02.2018

2 нче сыйныф җитәкчесе Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы 1-4 нче сыйныфлар белән берлектә "Теле юкның - иле юк" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә укучыларга тел тарихы, анын бүгенге көндәге үсеше, кирәклеге турында әйтелде. Укучылар үзләре дә туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, татар халык биюләре биеделәр.
-
Туган тел көне 21.02.2018

21 нче февраль дөньякүләм туган телләр көне. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы 5-8, 9,10 нчы сыйныфлар өчен "Дөньяда иң матур тел" дигән темага әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә туган тел турында канатлы сүзләр, матур шигырьләр, дәртле җырлар, шаян биюләр башкарылды. Соңыннан телгә багышланган викторина булды.
-
Гаилә күргәзмәсе 20.02.2018

Башлангыч сыйныф укучылары бик тырышып, гаиләдә ясалган әйберләрдән күргәзмә оештырдылар. Күргәзмәдә ясалган әйберләр бик күп һәм бик төрле иде. Укучыларның һәрберсе жюрига үз әйберсен матур итеп тасвирлап бирергә тырышты. Һәрберсендә гаиләләре белән горурлану хисе ачык чагыла иде.
-
"Туган тел" мастер - классы 20.02.2018

19 нчы февраль көнне Бөтенроссия "Туган тел" мастер -класс бәйгесенең район этабы узды. Бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы 1 урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Әдәби марафон 17.02.2018

Бер ай буе барган әдәби марафон тәмамланды. Аның йомгаклау өлеше Казанның "Нурмаркет" кибетендә узды. Бу бәйгедә мәктәбебездән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы катнашып, икенче урынга лаек булды. Аны уңышы белән котлыйбыз.
-
"Әй, әлифбам" 16.02.2018

16 нчы февраль - бәйрәмнәргә бай көн. 1 нче сыйныф укучылары өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки алар "Әлифба" ны укып, тәмамлады. Шул уңайдан Сафина Резида Рашат кызы 1 нче сыйныфлар белән, әти - әниләр катнашында, "Әлифба" бәйрәме үткәрде. Укучылар бу бәйрәмдә, кулларына Әлифба китабын тотып, бик горур басып тордылар . Үзләренең зур укучылар рәтенә басуларына шатландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Укучыларыбыз бәйгедә 16.02.2018

16 нчы февраль көнне Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни - гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 11 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә (ук.Сөнгатова Г.З.) 3 урын, 10 нчы сыйныф укучысы Хәкимҗанова Альбина (ук. Ганиева Л.Ф.) 3 урынга лаек булып, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Чын күңелдән аларны котлыйбыз!
-
Батырлык дәресе 15.02.2018

15 февраль - патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан укучыларыбыз татар теле укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы һәм китапханәче Вафина Луиза Рузәл кызы белән берлектә китапханәдә булып, шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар. Сәнгатьле уку кичәсе үткәрделәр. Кичә бәйге формасында үтте. Бик матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән укучыларга мактау грамоталары бирелде.
-
Викторина сынавы 14.02.2018

14.02.2018. Юнармия оешмасының "Сокол" отряды районкүләмендә үткәрелгән "Славные страниөы военной истории" дигән темада викторинада уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар. Аларны котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез.
-
Ачык дәрес 14.02.2018

14 нче февраль көнне, 7 нче сыйныфлар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Алсу Мисалимовна белән берлектә, рус теленнән "Наречие" темасын кабатлау дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрес ФГОС таләпләрен үз эченә алган, эшлекле формада үтте. Укучылар индивидуаль, парларда, группаларда эшләделәр. Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, үзбәя куйдылар. Дәреснең төрле этапларында Сингапур структуралары кулланылды.Өй эшләре төрле формада, теманы яңадан кабатлау мөмкинлеген бирә торган итеп бирелде.











