Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Ата - аналар җыелышы 06.04.2018

3 нче чирек тәмамланды. Шул максаттан чыгып, мәктәбебездә ата - аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә: 1) "Куркынычсыз интернет. Виртуаль дөнья һәм мәктәп укучысы" 2) "Уңышка юл" программасын тормышка ашыру чаралары 3) Анкета сорауларына анализ 4) 3 нче чирек нәтиҗәләре. Шулай ук ата - аналар классларда да сыйныф җитәкчеләре белән сөйләштеләр.
-
"Аҗаган" уены 03.04.2018

2018 нче елның 3 нче апреленда " Ашыт" спорт һәм ял комплексында районнкүләмендә язгы "Аҗаган" уены узды. Уенда күп кенә ярыш төрләре кулланылды: строевая подготовка, мылтыктан ату, мылтыкны сүтеп җыю, турникта тартылу, эстафета. Мәктәбебез командасы бар төр ярышларда катнашып, төрле дәрәҗәдә грамоталар белән бүләкләнде. Командный берлектә районкүләмендә призлы 3 урынга лаек булды. Молодцы! Котлыйбыз!
-
Чираттагы киңәшмә 03.04.2018

3 нче чирек тәмамланды. Чираттагы педогогик киңәшмә булды. Педогогик киңәшмәнең көн тәртибе: 1) Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халык тәҗрибәсе үрнәкләре. (Әхлак тәрбиясе бирүнең актуаль үзенчәлекләре); 2)Ата-аналар белән эшләү формаларын камилләштерү; 3) III чирек йомгаклары, алда торган бурычлар һ.б. күп төрле мәсьәләләр хәл ителде.
-
"AtnyaJuniorSkills" чемпионаты 30.03.2018

Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Юниорскилс" чемпионатының район этабы узды. Чемпионатта мәктәбебездән 9 нчы сыйныф укучысы Мухаммадиев Айнур уңышлы чыгыш ясап , 3 нче урынга лаек булды. Молодец!!!
-
Мәрҗани укулары 30.03.2018

23 нче март көнне Арча районы Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм укулар үтте. Бу укуларда мәктәпнең ике укучысы уңышлы чыгыш ясап, "Шиһабетдин Мәрҗанинең даирәсе" юнәлешендә 11 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә 2 нче дәрәҗә диплом, " Мәрҗанинең иҗтимагый фикере" юнәлешендә 7 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Ландыш 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Кызлар, котлыйбыз!
-
Ачык ишекләр көне 24.03.2018

24 нче март көнне Әтнәдә Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында ачык ишекләр көне узды. Бу көнне 9 нчы сыйныф укучылары техникум белән танышу өчен Әтнәгә килде. Укучылар техникумның барлык бүлекләрендә булып, алда үзләренең кайсы бүлеккә укырга киләселәренә инанып кайттылар. Уку йортының алар өчен төпле белем бирәсен белеп, күреп, практик кулланып карадылар. Бу сәяхәт бик файдалы үтте.
-
"Без бергә" бәйгесе 23.03.2018

23 нче март көнне Түбән Көек мәктәбе базасында "Без бергә" бәйгесенең район этабы узды. Бу бәйгедә мәктәбебездән төрле номинациядә укучылар чыгыш ясады. "Сувениры России" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, III нче урынга 1 нче сыйныф укучысы Гатауллина Лилия, шулай ук "Народный вокал" номинациясенең соло бүлегендә чыгыш ясаган Шигапова Айзилә III дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Кызлар, киләчәктә дә уңышлар Сезгә!
-
Ф.Әмирхан конференциясе
21.03.2018
VIII республикакүләм Ф.Әмирхан исемендәге фәнни -гамәли конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Закирҗанов Эмиль III урынга лаек булып, Диплом белән бүләкләнде (укытучысы Садриева А.Г.). Котлыйбыз!! Уңышлар телибез.
-
Солдат хатлары 20.03.2018

20 нче март көнне Әтнәдә мәдәният йортында күчмә музей эшләде. Анда Казан арты авылларыннан сугышка киткән солдат хатлары күргәзмәсе оештырылган иде. Бу музейны карау өчен, безнең мәктәпнең 7,10 нчы сыйныф укучылары мәдәният йортында булып, оештырылган чарага катнашып кайттылар.
-
"Живая классика"бәйгесе 16.03.2018

2018 нче елның 16 нчы мартында район күләмендә нәфис сүз осталарының "Живая классика - 2018" дип аталган бөтенроссия бәйгесе үтте. Бу бәйгедә мәктәбебездән 7 нче сыйныф укучысы Шигапова Айзилә ( укытучысы Хөснетдинова А.М.), уңышлы чыгыш ясап, дипломга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!











