Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Әниләр бәйрәме 07.03.2018

7 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары әниләрне, әбиләрне, апаларны, дәү әниләрне кунакка дәштеләр. Аларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр, бүләкләр бирделәр. Бәйрәм концерт номерлары: дәртле җырлар, биюләр, әниләр турында шигырьләр белән үрелеп барды.
-
"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе 07.03.2018

Елдагыча 7 нче март көнне 8-11 нче сыйныф укучылары "Ягез әле, кызлар!" бәйгесенә җыйналды. Ике команда көч сынашты. Программада төрле эшләр бирелгән иде. Автомат җыю, чигү, пешкән ризыкка реклама, җыр, бию, интеллектуаль бәйге. Кызлар сынатмады. Дуслык җиңде.
-
Физика семинары 02.03.2018

Район физика укытучылары семинары кысаларында 8 класста "Токның эше һәм егәрлеге" дигән темага ачык дәрес булып үтте. Хәкимҗанов Х.Г. физика дәресләрендә предмет һәм метапредмет нәтиҗәләргә ирешү ысулларын күрсәтте. Проект эшчәнлеге уңышлы кулланылды, укучыларның уку активлыгын арттыру, фәнгә кызыксыну тәрбияләү максатында төп терминнар һәм закончалыклар тормыш белән бәйләп аңлатылды. Укучылар дәрестә күп практик сорауларга җаваплар таптылар.
-
Китапханәдә тамчы -шоу 28.02.2018

5-6 нчы сыйныф укучылары музыка укытучысы Фәрдия Төхфәтуллина, авыл китапханә мөдире Луиза Вафина белән берлектә инде берничә ел рәттән уздырыла торган "Туган телем - иркә гөлем" дигән традицион тамчы -шоу бәйгесендә катнаштылар.
-
Без - тәрҗемәчеләр. 28.02.2018

28 нче февраль көнне Батршина Сания Фаритовна 5 нче сыйныфлар белән берлектә "Употребление имен существительных в числе" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик үзенчәлекле иде. Укучылар командаларга бүленеп, тәрҗемәче булып алдылар. 1 нче команда "Татар халык ашлары", ә икенче команда "Әтием һөнәре" дигән темага тәрҗемә эше башкардылар. Бу дәрескә үткәнне кабатлау да, иҗади эшләү дә, индивидуаль һәм группаларда эшләү кертелгән иде. Укучылар бик актив булдылар. Дәрес бик файдалы үтте.
-
"Созвездие - йолдызлык - 2018" 24.02.2018

2 көн дәвамында Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Созвездие - йолдызлык -2018" фестиваленең сайлап алу туры узды. Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф кызлары Гатауллина Зәринә һәм Вафина Зәлия, Гиниятуллина Зәлинә, 7 нче сыйныфтан Шигапова Айзилә чыгыш ясадылар.Безнең өчен куанычлы хәбәр: бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Шигапова Айзилә 2 дәрәҗә лауреат исеменә, Гатауллина Зәринә һәм Вафина Зәлия дуэты 3 дәрәҗә лауреат исеменә, Гиниятуллина Зәлия чыгыш ясаган "Таң йолдызлары" хореография төркеме 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.Гатауллина Зәринә һәм Вафина Зәлия дипломат исемен алдылар.Җитәкчеләре Абдуллина Л.Р. Кызлар җиңуегез белән котлыйбыз.Молодцы!!!!
-
Низамов Реваль кубогы 24.02.2018

24 нче февраль көнне Күәм урта мәктәбе базасы бозлавыгында Низамов Ревал кубогына хоккей ярышы үтте. Ярышта авыл яшьләре, мәктәп командасы, студентлар, килгән кунаклар көч сынашты. Көрәш каты булды. Кубокны авыл яшьләре алды, 2 урынны Күәм урта мәктәбе командасы, 3 урынны студентлар яулады.
-
11 нче сыйныфның әти-әниләре рус теленнән БДИ тапшырдылар 22.02.2018

-
Спартакиада уңышлары 22.02.2018

22 нче февраль көнне районда шайбалы хоккей буенча урта мәктәпләр арасында, Спартакиада кысаларында, ярыш узды. Күәм урта мәктәбенең яшь хоккейчылары Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән 1-2 нче урыннарны бүлештеләр. Көрәш каты булды. Әфәрин, егетләр! Сезне җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Пробный ЕГЭ 21.02.2018

Бүген 11 нче сыйныф укучылары математикадан профиль буенча пробный ЕГЭ тапшырдылар.











