Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Бердәм сәнгать дәресе 19.09.2018

Мәктәптә "Бердәм сәнгать дәресе" кысаларында сыйныфларда класс һәм тәрбия сәгатьләре үтте. Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр өләшенде. 5 - 8 нче сыйныфларга "Татарстан сәнгате" дигән темага презентация күрсәтелде.
-
"Дизайн мәктәбе" эшен башлады 18.09.2018

17 нче сентябрьдан мәктәптән тыш эшләр "Дизайн мәктәбе" дәрестән тыш эшчәнлеге үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Эшчәнлек быелгы уку елында бисер белән эшләү серләрен өйрәнүне дәвам итәчәк. Укучылар яраткан шөгыльләренә керешүләрен бик шатланып кабул иттеләр, эшкә керештеләр.
-
Ата - аналар җыелышы 17.09.2018

Бүген мәктәптә әти - әниләр җыелышы үтте. Районның балалар табибәсе Диляра Ринатовна аларга грипптан һәм аннан саклану чаралары турында аңлатты. Соңыннан әти - әниләр белән әңгәмә сыйныфларда дәвам итте. Педиатр укучылар белән дә очрашты. Ул укучыларга җенси тәрбия турында лекция укыды. Очрашу сораулар һәм узара әңгәмә белән тәмамланды.
-
Безнең укучылар - беренче! 16.09.2018

Районда үткән "Кросс Татарстана -2018" ДЮСШ беренчелегенә үткәрелгән кызлар арасындагы ярышта 6 сыйныф укучысы Гараева Әлфинә 2 урын, 9 сыйныф укучысы Насырова Сиринә 1 урынны яуладылар. Кызлар котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Атналык дәвам итә 13.09.2018

"Экстремизмга - юк!" акциясе дәвам итә. Мәктәбебез укучылары сугыш чоры баласы Шәфикова Гөлбәрия апа белән очрашуда булып, аның хәлен белеп кайттылар. Ул чордагы авырлыклар тагын кабатланмасын, "Без тынычлык яклы!" дигән фикердә калдылар.
-
"Экстремизмга - юк!" 11.09.2018

"Экстремизмга -юк!" атналыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Башлангыч сыйныфларда дуслык, тынычлыкның асылы, кадере турында фикер алыштылар, ә соңыннан "Без тынычлык яклы" темасына һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Уңыш -2018 10.09.2018

Бакчада үскән уңышны вакытында җыеп алсаң гына күңел тыныч була. Бүген икенче икмәк исемен йөрткән бәрәңге уңышы саклауга куелды.
-
"Белем бәйрәме" белән! 01.09.2018

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Белем бәйрәме белән тәбриклибез. Авыр эшегездә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез. Бәйрәм белән!
-
Хезмәтләре мактауга лаек! 01.09.2018

Мәктәбебезнең математика укытучылары Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы "Россия Федерациясенең Мәгариф өлкәсе почетлы хезмәткәре" дигән исемгә лаек булды, Хабибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы район хакимияте башлыгының " Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Ихлас күңелдән котлыйбыз Сезне!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2018

1 сентябрь - һәрбер кеше өчен дә көтеп алган бәйрәм ул! Мәктәбебез быелгы уку елына үзенең укучыларын кабул итте. 1 нче сыйныф укучылары бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары булдылар. Матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм матур теләкләр, җырлар, шигъри аһәң белән бергә үрелеп барды.











