Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Тамчы шоу"да кунакта 10.02.2019

10 нчы февраль көнне укучыларыбыз, Хафизов Булат, Гатауллина Зәлия, Вафина Зәринә, тагын бер кат "Тамчы шоу" халыкара иҗади - интеллектуаль бәйгесендә катнаштылар. Аларның көндәшләре Кукмара районы Г.Х.Хабибрахманов исемендәге Олаяз урта мәктәбе укучылары булды. Һәм менә безнең укучыларыбыз - беренче! Алар үзләренең белемгә һәм танып - белүгә сәләтләрен күрсәттеләр, татар теле һәм әдәбиятын, сәнгатьне яратуларын тагын бер кат расладылар. Котлыйбыз, сезне укучылар!
-
"Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсы 08.02.2019

8 нче февраль көнне "Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгесенең чираттагы район туры үтте. Биш конкурсант көч сынашты. Мәктәбебезнең технология укытучысы, 5,11 нче сыйныфлар җитәкчесе Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы бәйгедә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Чын күңелдән уңышы белән котлыйбыз.
-
Әлифба бәйрәме 08.02.2019

Әлифба - һәр кеше өчен беренче белем китабы. Беренчеләребез әлифбаны укып бетереп, әти - әниләрен кунакка чакырдылар. Үзләренең белемнәрен һәм һөнәрләрен күрсәттеләр. Сыйныф җитәкчеләре Люция Фәесхан кызына рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларга алга таба, тагын да күбрәк белемнәр үзләштерүләрен телибез.
-
Зөхрә -призер! 04.02.2019

Республика күләмендә туган (татар) әдәбияты фәненнән 11 нче сыйныф укучысы Газизова Зөхрә призер исеменә лаек булды. Зөхрәне чын күңелдән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!
-
Безнекеләр гел беренче! 26.01.2019

26 нчы гыйнварда Әтнәдә район күләмендә кышкы Спартакиада кысаларында яшүсмерләр арасында хоккей ярышы узды. Ярышка районның көчле командалары җыйналды. 5 команда көч сынашты. Мәктәбебез командасы барысын да җиңеп алга чыкты. Алтын медаль укучыларыбыз кулында. Безнекеләр гел беренче. Котлыйбыз сезне, егетләр!
-
Тәҗрибә уртаклашу 25.01.2019

25 нче гыйнвар көнне 3 нче сыйныфта "Билгесез бүленүчене табу" темасына башлангыч сыйныф укытучысы Гатауллина Г.Р. мәктәпкүләмендә математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә күп эш төрләре кулланылды, укучылар бик актив булдылар.
-
Укучыларыбыз бәйгедә 23.01.2019

2019 нчы елның 23 нче гыйнваренда Биектау районы Мәмдәл мәктәбендә "Вахит: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән республикакүләм фәнни -гамәли конференция узды. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Вафина Зәлия, укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы белән берлектә конференциядә уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Республиканский родительский интернет- семинар 22.01.2019

-
Ата - аналар җыелышы 18.01.2019

Икенче чирек тәмамланды. 18 нче гыйнвар көнне мәктәптә ата -аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә:
1. “Укучының көндәлегендә нинди билгеләр” (укучы һәм ата-аналарның укуга карашы).
2. Мәктәптә дисциплина торышы,сәбәпсез дәрес калдыруга анализ.
3. Яшүсмерләр арасында закон бозу һәм гаиләдәге низагларны профилактикалау инспекторы Яруллина Резеда Рубис кызы белән очрашу.
4. II чирек нәтиҗәләре, уку сыйфатын анализлау.
-
Чираттагы педсовет утырышы 08.01.2019

2 чирек тәмамланды. Чираттагы педсовет утырышы үтте.
Тема: ФГОС шартларында укыту
1.Бөтен Россия тикшеру эшләренә хәзерлек тәҗрибәсе, мөмкинлекләр һәм проблемалар (Сафина Р.Р.,)
2.ФГОС таләпләре буенча укытуда башлангыч һәм урта сыйныф укытучылары эшчәнлегенең төп юнәлешләре (Гатауллина Г.Р., Галиева Р.Р,)
3. II чирек йомгаклары, уку сыйфатын анализлау,алда торган бурычлар. (кл. җит., директор)











