Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Каникуллар күңелле үтә! 05.01.2019

Яңа ел каникуллары күңелле генә дәвам итә. Укучыларыбыз каникулда да тик утырмый. Алар гел мәктәптә, саф һавада күңел ачалар. Төрле спорт ярышлары,экскурсияләр булып тора: чаңгы ярышы, хоккей ярышы. Бозлавыкта иртән, кич укучылар тавышы яңгырап тора. Хәтта әти -әниләрдә балалар белән конькида шуалар, хоккей уйныйлар. Рәхәтләнеп ял итәләр.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 27.12.2018

Мәктәбебездә гөрләп яңа ел бәйрәмнәре үтте. 27 нче декабрь көнне башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары кунаклар кабул иттеләр. Бик тырышып, күңелле итеп концерт номерлары, җыр, бию, скетч, маска яклау, төрле артистларга пародияләр күрсәттеләр. Укучылар, әти -әниләр, килгән кунаклар бик канәгать калдылар. Яңа еллар белән , дуслар!
-
Безнекеләр - беренче! 22.12.2018

22 нче декабрь көнне Әтнәдә яшүсмерләр арасында хоккей буенча XIII спартакиада үтте. Командалар көч сынаштылар. Мәктәбебезнең хоккей командасы үзенең көчен тагын бер тапкыр раслады. Егетләребез район күләмендә беренчелекне алып, күчмә кубокка ия булды һәм кыйммәтле бүләк - зур картина белән бүләкләнде. Егетләр! Чын күңелдән сезне җиңүегез белән котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Кызыклы сәяхәт 22.12.2018

22 нче декабрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы 10 нчы сыйныф укучылары белән татар әдәбиятыннан Ф. Кәриминең Ауропа сәяхәтнамәсе" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес - сәяхәт формасында оештырылды. Ф.Кәриминең автобиографик әсәре ,бу әсәр һәм сәяхәтнамә жанры буенча укучыларга бик кызыклы мәгълүмат бирелде. Укучылар төркемнәрдә дә, группалап һәм индивидуаль дә эшләр башкардылар. Әсәр белән танышып, проект эшләре белән иптәшләрен таныштырдылар һәм үзбәя куйдылар. Ауропага сәяхәт кылдылар.
-
Район семинары 17.12.2018

17 нче декабрь көнне мәктәбебездә музыка фәненнән район семинары үтте. 8 нче сыйныфта "Роль искусства в сближении народов" -"Сәнгать халыкларны якынайта" дигән темага экскурсия - дәрес күрсәтелде. Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы дәрескә якташ рәссам Илдар Вәлиуллинны да кунакка чакырды, аның картиналарыннан оештырылган күргәзмә укучыларда матурлыкны күрә белү сәләтен үстерүгә ярдәм итсә, холлда оештырылган "Йолдызлык" һәм "Без бергә" күргәзмә конкурс укучыларның иҗади сәләтен ачты. Дәрестән тыш чарада мастер -класс үткәрелде.
-
Җәмгыять белеменнән ачык дәрес 12.12.2018

-
Конституция -закон ул! 12.12.2018

12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн. Бүген бу темага барлык сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар Конституциядә язылган законнар, җәмгыятьнең төзелеше, кешеләрнең бу законнарны төгәл үтәве кирәклекне,үтәмәгән очракта закон бозуга китерүен, Конституциянең кешеләрне саклаучы төп чыганак икәнлеген белделәр.
-
Тәҗрибә уртаклашу 10.12.2018

2018 нче елның 10 нчы декабренда Галиева Рәйсә Равил кызы 6 нчы сыйныфларда география фәненнән "Биологик ресурслар" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә яңа алымнар кулланып дәрес материалы өйрәнелде. Биологик ресурсларны сакларга кирәклеге басым ясап әйтелде. Дәрес бик җанлы атмосферада үтте.
-
Кызыклы очрашу 07.12.2018

2018 нче елның 7 нче декабренда мәктәбебездә Әтнә муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Газизов Марат Ислам улы белән очрашу булып үтте. Ул укучыларга коррупция, аның килеп чыгу тарихы, коррупциягә этәргән сәбәпләр турында аңлатып үтте. Укучылар да Марат Ислам улына бик күп аларны кызыксындырган сораулар бирделәр. Очрашу укучылар өчен бик кызыклы булды. Соңыннан истәлек фотосына төштеләр.
-
Тимурчылар гел сафта! 06.12.2018












