Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Рус теле буенча район семинары 18.10.2018

Бүген мәктәбебездә зур чара узды. Районның рус теле укытучылары өчен семинар булды. Семинарда Хөснетдинова Алсу Мисалимовна "Историческая правда и художественный вымысел в повести А.С.Пушкина "Капитанская дочка", Батршина Сания Фаритовна "Дружба - это нечто большее, чем просто общение, и ею нужно уметь дорожить ( по повести А.С.Пушкина "Дубровский") дигән темага әзерлекле, югары дәрәҗәдә дәресләр бирделәр. Семинар эшлекле атмосферада үтте.
-
Көзге өмә! 17.10.2018

-
Грипп һәм ОРВИ буенча Вакцинация үтте 17.10.2018

-
Парламент дәресе 16.10.2018

9-11 нче сыйныфлар һәм тарих укытучысы Хакимзянов Ф.Х. белән берлектә 16 октябрь көнне мәктәптә "Парламент дәресе" үтте. Укучылар парламент барлыкка килү тарихы, законнар, депутатлар, дәүләт советы кебек терминнар белән таныштылар. Дәрескә муниципаль оешмалар буенча сайланган, математика укытучысы Хәбибуллина А.М. да чакырылган иде. Ул укучыларга үз эшчәнлеге турында сөйләде, депутат булу өчен нәрсә кирәклеген аңлатты.
-
Башлангычлар атналыгы 15.10.2018

Мәктәптә 15 нче октябрьдан башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. Атналык бик күңелле үтә. План буенча төрле чаралар уза. Проект эшчәнлеге, "Сәламәтлек сагында" викторинасы, ГТО нормалары буенча рәсем конкурсы һ.б. бик күп чаралар.
-
ГАИ хезмәткәрләре бездә кунакта 09.10.2018

9 нчы октябрь көнне мәктәбебездә ГАИ хезмәткәрләре белән очрашу үтте. Алар укучыларны л йөрү кагыйдәләре белән таныштырдылар. Укучыларыбыз "Юлда дөрес йөри беләсеңме?" дигән мультфильм караганнан соң, бүләккә яктырткыч приборлар алдылар. Очрашу файдалы үтте.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2018

Бүген мәктәбебездә "Өлкәннәр көне" уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан мәктәпкүләм зур чара үтте. Ул "Елмаю бүләк ит" дип аталды. Укучылар әби - бабайлары өчен бик зур концерт номерлары белән чара күрсәттеләр. Бәйрәм "Яхшылык эшлә" акциясе кысаларында флеш - моб белән тәмамланды. Соныннан килгән кунаклар коймак һәм чәй белән сыйландылар. Бәйрәмне оештыручылар, башлангыч сыйныф җитәкчеләре, Борханова Р.Н., Гатауллина Г.Р.. Сафина Р.Р.. Ганиева Л.Ф.
-
Куркынычсыз тормыш 27.09.2018

27 нче сентябрь көнне укучыларыбыз районның ПДН өлкән инспекторы вазыйфасында яшь стажер Мөхәммәтҗанова Илүзә Илсур кызы һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү һәм гаилә иминлеген саклау инспекторы Яруллина Резеда Рубис кызы белән очраштылар. Очрашуның темасы: "Куркынычсыз тормыш" , формасы юл йөрү кагыйдәләре төгәл үтәү буенча әңгәмә иде.
-
Судья белән очрашу 26.09.2018

2018 нче елның 26 нчы сентябренда мәктәбебездә профориэнтацион юнәлеш кысаларында Әтнә район суды башлыгы Назмиев Азат Фәрит улы белән очрашу узды. Очрашуда судья ярдәмчесе Сафиуллина Алия Җәүдәт кызы һәм суд администраторы Файзрахманов Марсель Равил улы да бар иде. Укучылар өчен бу очрашу бик мавыктыргыч булды. Укучылар судья һөнәрен сайлау өчен нинди булырга, кайда укырга, үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәклекне белделәр, үзләре дә килгән кунакларга бик күп сораулар бирделәр. Очрашу бик җанлы һәм җылы атмосферада үтте.
-
Профориэнтацион очрашу 25.09.2018

Мәктәбебездә очрашулар булып тора. 25 нче сентябрь көнне 9-11 нче сыйныф укучылары Казан дәүләт энергитик университеты доценты Зөхрә Мөхәммәт кызы белән очрашты. Доцент университет тарихы, аның бүлекләре, анда керү имтиханнары, укыганда яшәү шартлары турында сөйләде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, университет турында презентация күрсәтте. Очрашу ахырында укучыларны 27 нче сентябрьда үтәчәк "Ачык ишек" ләр көненә чакырды.











