Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Гаилә -күңел җылысы 28.02.2019

28 нче февраль көнне 5 нче сыйныфлар һәм сыйныф җитәкчеләре Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы "Гаилә - күңел җылысы " дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрделәр. Үзләренең әти -әниләрен кунакка чакырдылар. Әти - әниләре кунакка буш килмәгәннәр, үзләренең кул эшләрен алып килгәннәр иде. Укучылар үзләре ясаган китапчыклары белән таныштырдылар, әниләре ясаган яки бәйләгән, чиккән эшләрен күрсәттеләр. Тәрбия сәгате җылы, дустанә атмосферада үтте. Укучылар гаиләдә генә бәхетле булырга мөмкин икәнлеген белделәр, ә әти -әниләр балаларның иҗатын карап шатландылар.
-
Хоккей ярышы 27.02.2019

-
Хоккей ярышы 27.02.2019

-
Әйдәгез әле, егетләр! 23.02.2019

Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне шау - гөр килеп үтте. Югары сыйныф егетләре арасында спорт ярышы узды. Һәр сыйныф укучысы бик тырышып, үзләрен күрсәтте. Канатка менү, автомат сүтү, отжимание, гер күтәрү, төрле очракларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белү кебек ярыш төрләре алынган иде. Әлбәттә, көчле команда җиңә. 9 нчы сыйныфлар- 1 урынны, 8 нче сыйныфлар - 2 урынны, ә 10-11 нче сыйныфлар - 3 урынны бүлеште. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Кызлар сынатмыйлар! 23.02.2019

23 нче февраль көнне районкүләмендә XIII Спартакиада кысаларында яшүсмер кызлар арасында волейбол ярышы узды. Бу ярышта катнашып, мәктәбебез командасы 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз, кызлар! Уңышлар Сезгә!
-
Туган телем - иркә гөлем! 21.02.2019

21 нче февраль - Халыкара туган телләрне яклау һәм саклау көне. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Китапханәче Вафина Луиза тарафыннан оештырылган КВН -кичәдә катнаштылар. Алар ике команда:Сөембикә оныклары һәмТукай оныклары ярышта көч сынаштылар. Сыйныф җитәкчеләре:Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы, Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы жюри буларак, аларның белемнәренә бәя бирделәр. Соңында дуслык җиңде.
-
Назгөл - призер!
19.02.2019
Республикакүләмендә рус әдәбиятыннан 9 нчы сыйныф укучысы Мортазина Назгөл призер исеменә лаек булды. Без аны тәбрик итәбез, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Файдалы очрашу 16.02.2019

16 нчы февраль көнне мәктәптә укучылар өчен файдалы профориэнтацион очрашу булды. Килгән вәкил укучыларны һөнәри юнәлешләр, кайда һәм нинди уку йортында укырга кирәклеге белән таныштырды. Соңыннан профориэнтацион тест үтте. Укучылар киләчәктә үзләре өчен нинди һөнәр сайларга мөмкин булачагын белделәр.
-
Әфган - йөрәк ярасы! 15.02.2019

15 нче фераль - Әфган җиреннән совет сугышчыларын чыгаргаруны искә алу көне. Бу көнне мәктәбебез укучылары авыл китапханәчесе Вафина Луиза, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, "Әфган - йөрәк ярасы" дип исемләнгән бик зур чарада катнаштылар. Бу чарага Әфган сугышында катнашып, күп кенә орден, медаль иясе булган Төхфәтуллин Булат Рәшит улы да чакырылды. Ул укучыларга батырлык, ватанпәрвәрлек төшенчәләрен һәм ничек итеп илне сакларга кирәклеген аңлатты. Укучылар Булат Рәшит улына рәхмәтләрен әйтеп, истәлек бүләген тапшырдылар.
-
Хезмәте -хөрмәткә лаек! 12.02.2019

3 дистәдән артык гомерен укучыларга биргән, үз фәнен белеп, тәмен тоеп эшләүче хезмәттәшебез, физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдул улының, олы хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяләп, аңа "Атказанган физик культура хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирде. Хезмәттәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез, алда да зур уңышлар телибез!











