Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
"Күңелле стартлар" 22.02.2024

Бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 2-4 нче сыйныф егетләре арасында "Күңелле стартлар" үтте. Укучылар төрле спорт ярышларында көч сынаштылар.
-
"Солдатка хат" Бөтенроссия акциясе 22.02.2024

Бүген укучыларыбыз "Солдатка хат" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар хатларына Ватанны саклаусы егетләребезгә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар белән горурлануларын яздылар.
-
Ш.Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференция 21.02.2024

Бүген 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам Ш.Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 2 нче урын алды. Җитәкчесе: Хөсәенова Р.Р. Котлыйбыз!
-
Сафта җырлап атлау бәйгесе 21.02.2024

Бүген мәктәбебездә сафта җырлап атлау бәйгесе узды. 2-7 нче сыйныфлар катнашты. Жюри тарафыннан укучыларның атлап барулары, рапорт бирүләре һәм җырлаулары бәяләнде.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2024

Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен мәктәбебез укытучылары Хөсәенова Р.Р. һәм Әхмәтҗанова З.Р. туган тел көне уңаеннан "Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Укучылар бик кызыксынып катнаштылар. Тел турында башлангыч сыйныф укучыларының шигырьләре тыңланылды, җырлар җырланды.
-
Шәхси куркынычсызлык чаралары, шикле предметларны тапканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә/ Беседа о меры личной безопасности», «Правила поведения при обнаружении подозрительных предметов» 20.02.2024

Бүген Батршин Н.Ш укучылар белән шәхси куркынычсызлык чаралары, шикле предметларны тапканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе 20.02.2024

Бүген мәктәбебезнең 5-9 нчы сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе булып узды. Егетләр ике командага бүленеп, төрле спорт төрләрендә көч сынаштылар. Калашников автоматын сүтеп җыйдылар. Бәйрәм бик күңелле узды, дуслык җиңде.
-
Ислейтар урман хуҗалыгыннан Халиуллин Алмаз Накипович белән очрашу 20.02.2024

Бүген 8-9 нчы сыйныф укучылары Ислейтар урман хуҗалыгыннан килгән Халиуллин Алмаз Накип улы белән очраштылар. Ул урманнарны янгыннан саклау , урман хуҗалыгы сферасына укырга керү турында сөйләде.
-
7 нче сыйныф укучыларының агрокласс укуларында катнашуы 19.02.2024

Укучыларыбыз Казан дәүләт аграр университеты агрохимия кафедрасы доценты Михайлова Марина Юрьевна оештырган агрокласс укуларында катнаштылар. Алар анда яшелчәләрнең нитрат күләмен тикшерделәр.
-
"Кеше тәрбияләү" республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы 17.02.2024

Бүген "Кеше тәрбияләү" республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Киңәшчеләр арасында Закирова К.Г. 3 нче урын алды. Котлыйбыз!













