Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Ата-аналар җыелышы 27.03.2024

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Сабирова С.А. "Террорчылыкка каршы куркынычсызлык" темасына чыгыш ясады.
-
"Кормаш варислары" республикакүләм бәйгесе 22.03.2024

Бүген укучыларыбыз Бәрәңге районы Гайнан Кормаш исемендәге Куян урта мәктәбендә Гайнан Кормашның тууына 105 ел тулу уңаеннан, "Кормаш варислары" республикакүләм бәйсендә катнаштылар. 4 нче сыйныф укучысы Зарипова Ания - призер, Нуриев Айнур - җиңүче, 6 нчы сыйныф укучысы Хамидуллин Инсаф - призер, 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам җиңүче булды. Укучылар грамоталар белән, аларны әзерләгән укытучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
XVIII Спартакиада кысаларында мәктәп укучылары арасында классик шахмат буенча ярыш 22.03.2024

XVIII Спартакиада кысаларында мәктәп укучылары арасында классик шахмат буенча ярыш булып узды. Анда безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучылары Газимова Рүфинә, Нуриев Айнур, 6 нчы сыйныф укучысы Хамидуллин Инсаф, 7 нче сыйныф укучысы Сабирова Фирүзә катнаштылар. Шәхси беренчелектә Хамидуллин Инсаф 3 нче урын алды. Котлыйбыз!
-
Үлем белән кайда сәүдә итәләр икәнен хәбәр ит/ Сообщи, где торгуют смертью 21.03.2024

Мәктәптәбебез "Үлем белән кайда сәүдә итәләр икәнен хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия акциясендә катнашты. 5-9 нчы сыйныфларда тәрбия сәгатьләре узды. Балаларга наркотиклар куллануның рөхсәт ителмәве һәм аларның кеше сәламәтлегенә, психикасына зыянлы йогынтысы турында кабат искә төшерелде.Әти-әниләргә сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәләр таратылды
-
Агрокласс укулары 21.03.2024

Бүген 7 нче сыйныф укучылары чираттагы агрокласс укуларында булып кайттылар. Алар анда туфрак төрләрен һәм аның составын өйрәнделәр.
-
Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваленә йомгак ясалды 20.03.2024

4 нче сыйныф укучысы Газимова Рүфинә Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестивалендә артистлык осталыгын күрсәткәне, "Кәҗә, сарык һәм башкалар..."спектаклендә Кәҗә роле өчен диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Өстәл теннисы 08.03.2024

Бъген безнең мәктәп укучылары Сабирова Фирүзә, Газимов Рәнис, Газимова Рүфинә өстәл теннисы буенча XXII ачык шәхси-команда Республика ярышларында катнаштылар. Турнир Байлар Сабасы районында узды. Ярыш РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Анда Россия , Белоруссия, Таҗикстан һәм Кытайдан 278 спортчы катнашты.
-
Әниләр бәйрәме 07.03.2024

Мәктәбебездә "Әниләр бәйрәме" үтте. Әниләребез укучылар тарафыннан оештырылган концерт карадылар, аннан чәй эчтеләр.
-
"Без бергә" фестиваленең район этабы 06.03.2024

Түбән Көек мәктәбендә үткән "Без бергә" фестиваленең район этабында укучыларыбыз актив катнашты. "Нәфис сүз" номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Нуриев Айнур 1 нче дәрәҗә дипломант (Җит.: Нуриева Г.Р.), 7 нче сыйныф укучысы Камалова Динә 3 нче дәрәҗә дипломант (Җит.: Гайнетдинова Г.С.), "Хореография" номинациясендә 3 нче сыйныф егетләре бию коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант (Җит.: Вәлиева М.Р.) исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Герой белән очрашу 05.03.2024

Бүген мәктәбебездә махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Хәсәнов Нияз белән очрашу булды. Нияз укучыларга үзенең киңәшләрен бирде, ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Ниязның исән-сау җиңеп кайтуын телибез!













