Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | shkool5@yandex.ru;SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 42 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу 13.02.2024
Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары полиция хезмәткәрләре белән очрашты. Ихсанов Р.Р. укучыларга мошенниклар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар.
-
Татарстан чаңгы юлы- 2024 10.02.2024
Чаңгы ярышында Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбеннән бик актив катнаштылар. 4 нче сыйныф укучысы Газимова Рүфинә 1 нче урын, 7 нче сыйныф укучылары Сабирова Фирүзә 2 нче урын, Газимов Рәнис 3 нче урын, җитәкчеләр арасында мәктәп директоры Хамидуллина И.В. 1 нче урын алдылар. Котлыйбыз!
-
"Балкыш" фестивале 31.01.2024
Ветераннар арасында "Балкыш" Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концертында катнашып, безнең укытучыбыз Йосыпова Гүзәлия Индус кызы 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Арча шәһәрендә уза торган зона этабына юллама алды. Уңышлар телибез! Котлыйбыз!
-
Республикада үткән чарада укытучыбыз катнашты 29.01.2024
Республикада үткән "Укытучы һәм остаз елы"н ябу тантанасында безнең мәктәптән Татарстанның атказанган укытучысы Сабирова С.Ә. катнашты.
-
Гаилә елын ачу 27.01.2024
Бүген мәктәбебездә Гаилә елына старт бирелде. Шул уңайдан, бик матур чара булып узды. Әниләребез һәм балаларыбыз катнашында ике командага бүленеп, төрле уеннар уйнадык. Дуслык җиңде. Һәр гаиләгә иминлек, бәхет телибез!
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел 26.01.2024
Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә "Ленинград блокадасы" темасына чара үтте. Ветеран укытучыбыз Йосыпов Наил Кадим улын кунакка чакырдык
-
Аркадий Гайдарның туган көне 26.01.2024
Бүген мәктәптә Аркадий Гайдарның туган көненә багышланган чара узды. Киңәшче Закирова К.Г. укучыларга язучы турында бай информация әзерләгән, презентация күрсәтелеп, әсәрләрдән өзекләр тыңланды, китаплары тәкдим ителде.
-
Школьники сдают нормативы ГТО 26.01.2024
Школьники активно сдают нормативы ГТО
-
"Әтнә сандугачы" гала-концерты 25.01.2024
"Әтнә сандугачы" гала-концертында Нуриева Гөлчәчәк Рөстәм кызы чыгыш ясап, 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
-
"Әтнә сандугачы" бәйгесе 25.01.2024
"Әтнә сандугачы" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, 4 нче сыйныф укучысы Зарипова Ания дипломант булды. Котлыйбыз!