Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | shkool5@yandex.ru;SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 42 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Башлангычлар атналыгы 13.11.2023
Бүген мәктәбебездә башлангычлар атналыгы башланды. "Әкиятләр илендә" чарасын Латыпова Г.Ә кызы үткәрде. Чара бик мавыктыргыч булды
-
Укучыларыбыз КДЭУ студентлары һәм укытучылары белән очраштылар 10.11.2023
9 сыйныф укучылары Олы Әтнә урта мәктәбендә КДЭУ студентлары һәм укытучылары белән очрашуда булып кайттылар, мастер классларда актив катнаштылар, университет турында, андагы белгечлекләр турында күп мәгълумат тупладылар.
-
Башлангыч сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре" сафларына кабул итү 10.11.2023
Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Россия бөркетләре" сафларына кабул ителде.Россиянең бүгенге бөркетләре - безнең укучыларыбыз, киләчәктә тырыш һәм белемгә омтылучы, намуслы, тыйнак булырга ант иттеләр. "Россия бөркетләре"нә кергәндә, укучылар үз тәртипләре белән бу горур исемгә тугры булырга тиеш
-
Көрәш буенча ачык турнир 02.11.2023
Укучыларыбыз көрәш буенча ачык турнирда катнаштылар. Үз үлчәүләрендә көрәшеп Газимова Рүфинә 3 нче урын, Газимов Рәнис 2 нче урын алды. Котлыйбыз!
-
О проведении марафона Знание.Первые 28.10.2023
В рамках плана совместных проектов Минпросвещения России и Российского общества «Знание» в 2023 году в период с 4 по 6 ноября 2023 г. пройдет Федеральный просветительский марафон Знание.Первые, который соберет более 15 тысяч участников и будет транслироваться в прямом эфире на многомиллионную онлайн-аудиторию по всей стране
-
Мәктәптә "Беренчеләр Советы"на рәис сайлау үткәрелде 28.10.2023
Мәктәптә "Беренчеләр Советы"на рәис сайлау үткәрелде. Ике укучыбыз үз кандидатурасын тәкъдим иткән иде. Сайлау нәтиҗәсендә Хөснетдинова Иркә "Беренчеләр Советы" рәисе булып танылды.
-
Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы һәм Вахитов Дамир Хафиз улы белән очрашу 28.10.2023
Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбендә “Мәктәбемә илтер юллар буйлап сабый булып килә үтәсем” кичәсенә моннан 65 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар - тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле татар хатын-кызларының язмышын яктыртып күпсанлы китаплар иҗат иткән галимә Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы һәм Татарстан Республикасының атказанган энергетигы, Арча РЭСында 40 елдан артык хезмәт куйган Вахитов Дамир Хафиз улы килде. Укучылар белән очрашуда алар үзләре укыган мәктәп, укытучылар, шул чор тормышы турында сөйләделәр. Чара бик күңелле үтте
В МБОУ “Кулле-Киминская ООШ "” на вечер встречи приглашены выпускники школы, которые окончили 65 лет назад - кандидат исторических наук, Заслуженный работник культуры Республики Татарстан, создатель многочисленных книг о судьбах выдающихся татарских женщин Биктимирова Тамина Ахметовна и Заслуженный энергетик Республики Татарстан, более 40 лет проработавший на Арском РЭС, добросовестный труженик Вахитов Дамир Хафизович. На встрече с учащимися они рассказали о школе, в которой учились, об учителях, о жизни того времени.
-
Пенсионер география укытучысы Садыйкова Әлфинур Габделхәй кызы белән очрашу 28.10.2023
"Туып - үскән шушы җирнең ямен алыштырмый икән һичнәрсәң..." темасы астында пенсионер география укытучысы Садыйкова Әлфинур Габделхәй кызы белән очрашу булды. Чара бик мавыктыргыч узды
-
Шахмат ярышы 26.10.2023
Районда Спорт мәктәбе беренчелегенә 1-4 сыйныф укучылары арасында классик шахмат буенча ярыш узды. Безнең мәктәп командасы 2 нче урынга лаек булды.Җитәкчеләре Сафиуллин А.А.Шәхси беренчелектә Газимова Рүфинә, Нуриев Айнур призер булдылар. Аларны котлыйбыз!
-
Укучыларыбызны фильм төшерүдә катнашканннары өчен бүләкләделәр 26.10.2023
Нурихан Фәттах әсәре буенча төшерелгән "Кырык дүртнең май аенда" фильмында безнең укучыларыбыз да катнашты. Аларны бүләкләделәр. Шулай ук фильм төшерүдә ярдәм күрсәткәне өчен мәктәбебез директоры Хамидуллина И.В.на Татарстан Республикасы культура министры И.Х.Аюпова тарафыннан Рәхмәт хаты җибәрелгән иде. Аны Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы тапшырды