Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Тукайлы балачак" дип исемләнгән кичә 26.04.2024

Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел булган көнне Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Тукайлы балачак" дип исемләнгән кичә үтте. Кичә шул исемдәге фильм караудан башланды. Соңыннан укучылар ике командага бүленеп, Тукай иҗаты буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр, бөек шагыйребезнең иҗатын белүләрен расладылар, шигырьләрен сөйләделәр.
-
Җиңү диктанты 26.04.2024

Укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да бүген "Җиңү диктанты" яздылар
-
“Императрица” фильмын карау 25.04.2024

25.04 көнне 12.15 – 14.15 сәгать аралыгында 5-9 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә “Императрица” фильмын карадылар.
-
"Күңелләрдә мәңге яшь Тукай" районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе 25.04.2024

Укучыларыбыз "Күңелләрдә мәңге яшь Тукай" районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә актив катнаштылар. 4 нче сыйныф укучысы Зарипова Ания (җитәкчесе: Йосыпова Г.И.) - 3 нче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам )җитәкчесе: Хөсәенова Р.Р.) - 1 нче урын алды. Котлыйбыз!
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2024" 24.04.2024

Мәктәбебезнең ЮИД командасы районда үткән "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2024" бәйгесендә "Велосипедны фигуралы йөртү" станциясендә иң яхшылар" номинациясендә җиңү яуладылар. Җитәкчесе: Сафиуллин А.А. Котлыйбыз!
-
"Тукайга мәхәббәт илә..." V нче Бөтенроссия шигырь сөйләучеләр бәйгесе 23.04.2024

4 нче сыйныф укучысы Нуриев Айнур (җитәкчесе: Нуриева Г.Р.) "Тукайга мәхәббәт илә..." V нче Бөтенроссия шигырь сөйләучеләр бәйгесендә катнашып, 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Международная просветительская акция «Тотальный диктант» 20.04.2024

"Тотальный диктант" – ежегодная просветительская акция в форме добровольного диктанта для всех желающих.Цель акции состоит в том, чтобы показать, как важно быть грамотным для каждого человека, убедить, что заниматься русским языком увлекательно и полезно; объединить всех, кто умеет или хочет писать и говорить по-русски.
-
Көрәш 20.04.2024

7 нче сыйныф укучысы Газимов Рәнис Яңа Кенәр авылы мәчете мәхәлләсе тарафыннан оештырылган татарча көрәш турнирында 2 нче урын алды. Котлыйбыз!
-
Кунаклар кабул иттек 19.04.2024

Мәктәбебез бүген республикабызның Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча Төркия, Казахстан, Россиянең күп регионнарыннан килгән татарлар өчен милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрүнең методикасы һәм оештыру технологиясе буенча семинар-практикумда катнашучыларны кабул итте. Семинарда катнашучылар Сибгат Хәким музеенда кунакта булдылар. Музей җитәкчесе Хәкимуллина Г.Г. милләттәшләребезгә ике зал буенча да экскурсия үткәрде. Соңыннан истәлек өчен фотога төштеләр.
-
Күлле Киме мәктәбе төрле сортлы томат, борыч үсентеләре, гөлләр сата 18.04.2024

Күлле Киме мәктәбе төрле сортлы томат, борыч үсентеләре, гөлләр сата













