Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Күлле Киме авылында яшәүче тыл ветераны Асия апаны Бөек Җиңү бәйрәме белән котладык 08.05.2024

Бүген мәктәбебез яшь армиячеләре Күлле Киме авылында гомер кичерүче тыл ветераны Асия Солтанованы Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар
-
Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чара 08.05.2024

Бүген укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чарада катнаштылар. Мәктәбебездә әзерләнгән венокны обелискка салдылар, Күлле Киме мәдәният йортында концерт куйдылар.Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый. Сезгә хәерле озын гомерләр, тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш тели!
-
Укучыларыбыз Ары авылындагы обелиск янында 08.05.2024

Бүген укучыларыбыз Ары авылындагы обелиск янындагы митингта катнаштылар. Алар үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен әби-бабаларыбызга бүләк иттеләр. Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый. Сезгә хәерле озын гомерләр, тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш тели!
-
Агрокласс укулары 07.05.2024

Агрокласстагы укучыларыбыз үсемлекләрнең вегетатив органнарын өйрәнделәр, органнарны микроскоптан карадылар, үсемлеккә биометрик характеристика бирделәр.
-
Рәгыйб Усман улы Халитов тууына 100 ел тулу уңаеннан "Бәхет биргән туган җирем" XI төбәкара фәнни- гамәли конференциясе 06.05.2024

Арча районы Яңа Кенәр мәктәбендә үткән Рәгыйб Усман улы Халитов тууына 100 ел тулу уңаеннан "Бәхет биргән туган җирем" XI төбәкара фәнни- гамәли конференциясендә катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Камалова Динә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе: Паутова Г.Г. Котлыйбыз!
-
"Геройга исемен кайтар" Бөтенроссия социаль-патриотик акциясенә кушылдык/ Всероссийская социально-патриотическая акция "Верни герою имя" 04.05.2024

Без "Геройга исемен кайтар" Бөтенроссия социаль-патриотик акциясенә кушылдык. Яшь армиячеләребез Җиңү паркы территориясен чистарттылар
-
"Хәтер бакчасы" акциясе/ Акция "Сад памяти" 04.05.2024

Бүген укучыларыбыз "Бөтенроссия Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында 100 төп агач утырттылар
-
Укучыларыбыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында "Ачык ишекләр" көнендә булдылар 03.05.2024

2016 елдан «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» статусын горур йөрткән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы Әтнә районының 9 сыйныф укучылары өчен «Ачык ишекләр» көне уздырды. Укучыларыбызны техникум укытучылары һәм студентлары 9 сыйныфны тәмамлагач, бирегә укырга керү мөмкинлеге белән таныштырдылар. Әйтергә кирәк, соңгы елларда техникумның белем бирү базасы бик күпкә яхшырды. «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» булып билгеләнде.
-
"Тукай безнең күңелләрдә" дигән кичә 26.04.2024

Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн уңаеннан "Тукай безнең күңелләрдә" дигән кичә үткәрелде. Укучылар Г. Тукай шигырьләрен сөйләде, җырларын җырладылар. Кичә "Туган тел " җыры белән тәмамланды.
-
КДАУ уздырган "Профессионаллар" бәйгесендә укучыларыбыз җиңү яулады 26.04.2024

4 укучыдан торган команда КДАУ уздырган "Профессионаллар" бәйгесенең "Агрономия" компетенциясендә район данын яклап зур уңышлар белән кайттылар. 7 нче сыйныф укучылары Камалова Динә, Сабирова Фирүзә, 9 нчы сыйныф укучысы Галимуллина Рәзилә 2 нче урын, 8 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Иркә 1 нче урын алдылар . Җитәкчеләре биология укытучысы Паутова Г.Г. Котлыйбыз!













