Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Тәҗрибәләр яратабыз 17.05.2017

Балалар тәҗрибәләр үткәрергә бик яраталар.Тәҗрибәләр балаларның күзәтүчәнлеген, белемнәрен, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итүне истә тотып, бакчада еш кына тәҗрибәләр үткәрәбез.
-
Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре 15.05.2017

Җәй җитә. Бу чорда,балаларның табигатьттә үз-үзеңне дөрес тоту аеруча игътибар таләп итә. Без ББЭ ндә, режим моментларда, прогулка вакытында да балаларда табигатьттә үз -үзеңне саклау тәртипләре белән танышабыз.Туган ягыбызда үсүче усемлекләр турында мәгълүмат бирүне дәвам итәбез.Ә бүген гөмбәләр турында белемне киңәйттек; агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләрне аерырга өйрәндек.Гөмбәләрне олылардан башка җыярга ярамаганын аңлатык.
-
Җиңү көне 05.05.2017

Ел да Һәйкәлгә венок, чәчәк кую традициясен саклап киләбез.Бөек Ватан сугышы батырларына дан, хөрмәт йөзеннән, "Җинү көне"нә багышланган шигырьләр сөйлибез.
-
Венок өчен чәчәкләр 03.05.2017

Балаларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт тәрбияләү нияте белән ББЭ-дә венок өчен чәчәкләр ясадык.
-
"Герой - шәһәр белән танышу 02.05.2017

Бүген балаларыбыз "Герой- шәһәрләр"е белән таныштылар.Алар иллюстрацияләр, открыткалар карадылар.
-
"9 Май - Җиңү көне" проект эше 28.04.2017

Бу атнада "9 май-Җиңү көне" -дигән проект эшен башлап җибәрдек.Балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максаты белән ББЭ үткәрдек. Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында әңгәмәләр кордык, стендлар, проектлар карадык."Хәтер" китабы белән таныштык.
-
"Г. Тукай әкиятләре буенча сәяхәт." 26.04.2017

Ел да 26-нчы апрель көнне сөекле шагыйребез - Г.Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтәбез.Бу бәйрәмгә алдан ук нык әзерләнәбез. Г.Тукайның шигырьләрен, җырларын өйрәнәбез, әкиятләре белән танышабыз, ББЭ дә бөек шагыйрьнең тормышы, әдәби - иҗат юлы белән танышабыз. Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерәбез һәм балаларда шигърияткә кызыксыну уятабыз.
-
"Г. Тукай әкиятләре буенча сәяхәт." 26.04.2017

"Кәҗә белән Сарык "әкиятендә кунакта булдык.
-
"Г. Тукай әкиятләре буенча сәяхәт." 26.04.2017

"Су анасы"әкиятен сәхнәләштердек.
-
"Г. Тукай әкиятләре буенча сәяхәт." 26.04.2017

"Бала белән Күбәләк"нең матур җырларын тыңладык.





