Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Чыршы бәйрәме 25.12.2017
Ап-ак карларга уралыпСин киләсен Яңа ел!Ак карлардай ак бәхетле,Булсын безнең яңа юл.Бүген бакчабызда балалар күптән көткән Чыршы бәйрәме. Бу бәйрәмгә балалар матур шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Алар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай нәниләргә бүләкләрен өләште. Бәйрәм әти-әниләргә, кунакларга бик ошады. -
Яңа ел аяк атлый! 22.12.2017
Килсен Яңа ел, килсен,Ак бәхетләр алып килсен!Шул бәхетне барыбызга,Тигез итеп бүлеп бирсен.Бүген, 22 нче декабрь көнне, мәктәптә 1- 5 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үтте.Бәйрәмне без дә карадык. Бәйрәм барышында укучылар матур җырлар, дәртле биюләр, чыршы әйләнәсендә әйлән – бәйлән уеннары уйнадылар. Бүгенге көн балаларның хәтерендә озак сакланыр, чөнки балаларыбызны Арча электр челтәре җитәкчесе Нурмухаметов Нияз Фарит улы бәйрәм белән котлап, үзенең бүләкләрен тапшырды. Килгән кунакларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. -
Әти-әниләр белән берлектә 20.12.2017

Балалар әти-әниләре белән берлектә "Яңа ел" темасына аппликация белән рәсем ясадылар.
-
Бүлмәбезне бизибез. 18.12.2017

Бүлмәләрне үзебез ясаган кар бөртекләре бизи.
-
Кар бөртекләре ясыйбыз. 15.12.2017

Яна елга әзерләнү эшләре башланды. Балалар үз куллары белән кар бөртекләре ясап, бүлмәләрне бизәргә уйлыйлар.
-
Витаминнар үстерәбез. 13.12.2017

Тәрәзә төбендә витаминнар үстерәбез.
-
Зәринәнең осталыгы 11.12.2017

Бакчада балалар буш вакытны файдалы уздыралар. Иҗат почмагында балалар могҗизалар тудыралар.Зәринә пластилиннан ясаган "Бизәкле подносы" белән бар кешене сокландырды.
-
Саф һава тәнгә дәва. 08.12.2017

Балалар кечкенәдән үк саф һаваның сәламәтлек өчен файдалы икәнен белеп үсәләр. Шуңа күрә урамнан балаларның керәселәре дә килми.
-
ГБДД бүләкләре 06.12.2017

Юл йөрү кагыйдәләрен балаларга өйрәтергә барлык мөмкинлекләребез дә бар. Балаларга "Светофорның өч күзе" дигән уен бигрәк тә ошый.
-
Ачыш ясадык! 04.12.2017

Бүген яңа ачыш ясадык ! Тозлы суда пешкән йомырка батмый, ә тече суда бата.





