Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
Телефон: | 88436690522 |
E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 8 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Агачларны өйрәнәбез!
04.04.2017
Тәрәзәдән карале, тышта ап-ак кар әле,
Безнең тәрәзә төбендә, яфракларны күр әле
Балалар яфракларга карап агачларны аерырга өйрәнә. -
"Исәнмесез кошкайлар!"
03.04.2017
Балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен "Исәнмесез, кошкайлар" проектында ныгытык..Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү нияте белән ата-аналардан сыерчык оялары ясатып алдык.
-
Язгы табигатьтә үзгәрешләр.
31.03.2017
Яз проекты өстендә эшләү дәверендә;балаларда әйләнә - тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт формалаштыру, балаларны язгы табигатьтә була торган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү максаты куелды. Яз көнне кояшка карап нишләп күзләр чагыла? Кар кайда тизрәк эри?Эрегән кар суы кая китә һәм башка сорауларга җавап эзлибез.
-
Табигатькә сак караш тәрбияләү.
30.03.2017
Табигать почмагында "Ни өчен орлыкларны балчыкка утырталар?" дигән, кыска вакытлы, проект эшен башлап җибәрдек. Тәҗрибә вакытында балаларның туфрак турындагы күзаллауларын киңәйтү, орлыклар, экологик бәйләнешләр бәлән таныштыру максаты куйдык.Табигатькә сак караш тәрбияләү максатын беренче урынга куябыз.
-
Китаплар почмагында.
29.03.2017
Балаларда китапка карата кызыксыну уяту нияте белән, китаплар почмагын гел яңа китаплар белән яңартып торабыз.Балаларда китапларга сак караш тәрбиялибез. Балалар үз көчләре белән китапларны ремонтлыйлар.
-
Нәүрүз бәйрәме.
27.03.2017
Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе, һичшиксез, Нәүрүз. Балаларны татар халык фольклоры белән тирәнрәк таныштырырга тырыштык .Балаларда халкыбызның туган җиренә, теленә, үткәненә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үстерү өстендә эш алып бардык. Күнел ачу чарасы бик күңелле һәм эчтәлекле үтте; балалар белән татар халык җырлары җырладык,уеннары уйнадык.Чара балаларга һәм килгән кунакларга бик ошады.
- Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. 27.03.2017
-
Балаларны бүләкләдек.
24.03.2017
Балаларда яхшы әхлакый сыйфатлар, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү өстендә эш, ел дәвамында алып барыла. Балаларның уңай якларын күреп һәм аларны үсендерү максатыннан, атна ахырында аларга ясалма медальләр бүләк иттек.
-
"Сөйкемле шүрәле" бәйгесендә катнаштык.
20.03.2017
Конкурсларда гел катнашып торабыз.Район күләмендә үткәрелгән "Сөйкемле шүрәле" ,Г.Тукай иҗатына багышланган, бәйгедә Нурмухаметова Зилә призлы урын яулады . Багавиева З. һәм Шарафиева И.дә грамота белән бүләкләнделәр.
-
Язгы табигатькә экскурсия.
17.03.2017
Язгы табигатькә экскурсия оештырдык.Әле язның башы гына, ә үзгәрешләр инде күренә.
Бөреләрдә яфрак әле уянмаган.
Төннәр инде хәйран кыскарган.
Боз һәм кар эри , сулар йөгерә.
Кояшлы көннәр белән яз килә.