Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
14.11.2016

Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галимова Л.Р. Юсупова Г.Ф. җитәкчелегендәге 5 А сыйныф укучыларында тәрбия сәгатендә булды. Дәрес политинформация формасында үтте. Укучылар дәрестә бик актив катнашалар. Тәрбия сәгате балалар өчен файдалы һәм кызыклы итеп уздырылды.
-
ПДН инспекторы белән очрашу. 11.11.2016

Бүген бездә кунакта ПДН инспекторы булды.Ул 6 сыйныф укучылары белән наркотиклар, аларның зарары турында әңгәмә уздырды.Укучылар наркотикларның явыз көчкә ия икәненә төшенеп таралыштылар.Очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
5 б сыйныф укучысы "Артек" лагеренда булып кайтты 10.11.2016

5 б сыйныф укучысы Курбангалиева К.мәктәп тормышында актив катнашканы, яхшы укучы булганы өчен Халыкара лагерь "Артек" та ял итеп кайтты.Ул лагерда булган тәэсирләрен укытучылар һәм классташлары белән уртаклашты.Анда үткәрелгән чаралар, бергә вакыт үткәргән иптәшләре турында сөйләде, фотографияләр күрсәтте. Укучыларга бу мәгълүмәт бик ошады, кызыксынып тыңладылар.
-
Мәктәп буенча рейд. 09.11.2016

Бүген мәктәп җитәкчелеге тарафыннан кабинетлар буенча рейд уздырылды. Җитәкчелек кабинетларның паспорты, тәртибе һәм укучыларның мәктәпкә йөреше белән танышты.
-
Ата-аналар комитеты җитәкчесе мәктәптә кунакта. 08.11.2016

Бүген мәктәп буенча ата-аналар комитеты җитәкчесе Ахмерова Р. мәктәп ашханәсендә булып пешерелгән ризыклар белән танышты. Ул ризыкның сыйфатына һәм балаларның яратып ашауларына канәгать булып кайтып китте.
-
Инглиз теленең тылсымлы дөньясы. 07.11.2016

Мәктәптә балалар өчен өстәмә дәресләр, түгәрәкләр оештырыла һәм вакытында кызыклы итеп алып барыла. Бүгенге башлангыч сыйныф укучылары өчен "Инглиз теленең тылсымлы дөньсы" дип исемләнгән Давлетшина Г.Р. җитәкчелегендәге түгәрәк бик кызыклы һәм файдалы итеп оештырылган иде.
-
Профсоюз членнары ярышы. 05.11.2016

5 ноябрь көнне Арчаның 5 гимназиясендә дартс һәм винтовкадан ату буенча ярыш узды. Бу ярышта 4 профсоюз члены катнашты. Дартста ату буенча физкультура укытучысы Хидиятуллин Фәнил Фәнисович 1 нче урынны яулады. Ярыш бик күңелле үтте.
-
Волейбол ярышы - 3 урын. 03.11.2016

Бүген Спорт мәктәбе "Арча" тарафыннан кызлар арасында оештырылган "Волейбол" ярышында безнең мәктәп кызлары актив катнашып 3 урын яуладылар.Котлыйбыз! Алга таба да унышлар телибез.
-
Педагогик совет. 03.11.2016

Бүген мәктәбебездә 1 чирек нәтиҗәләре буенча педагогик совет булып үтте. Пед.совет бик бай һәм файдалы узды. Укытучылар өчен файдалы, кызыклы булган мастер класс белән Тихомирова Г.А. һәм Гаптельбарова Д.М. чыгыш ясадылар.Директор урынбасарлары : Сабирҗанова А.Ф., Галимова Л.Р. уку- укыту эшләре буенча 1 чиреккә тулы нәтиҗә ясадылар.Һәр кеше үз эшенә нәтиҗә ясады, карар кабул ителде.
-
“Көзге бәйрәм” 02.11.2016

2 нче ноябрь көнне балалар бакчасының уртанчылар төркемендә көзге бәйрәм булып узды.Балалар бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр.Татар , рус һәм инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр ,җырлар җырладылар . Алга таба да аларга уңышлар телибез!










