Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
Ачык дәрес. 03.12.2016

График буенча ачык дәресләр бирү дәвам итә. Бүген рус теле фәне буенча Гаптелбарова Д.М. 5 Б сыйныф укучылары белән әти-әниләрен чакырып Әниләр көненә багышланган дәрес үткәрде. Дәрес бик эчтәлекле, эмоциональ рәвештә узды. Әниләргә ошады, риза булып кайтып киттеләр.
-
"СТОП СПИД/ВИЧ" турыдан туры трансляция. 02.12.2016

Буген Бөтенроссия акциясе"СТОП СПИД/ВИЧ" нигезендә бирелгән тема буенча Россия 24 каналында турыдан туры трансляция карадык.
-
Өстәл теннисы буенча ярыш. 02.12.2016

Бүген профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган өстәл теннисы буенча район ярышларында физкультура укытучысы Хидиятуллин Ф.Ф. 3 урын алды.Котлыйбыз!
-
Бөтенроссия акциясе СТОП СПИД/ВИЧ 01.12.2016

Бөтенроссия акциясе СТОП СПИД/ВИЧ кысаларында безнең мәктәп тә бүген СТОП СПИД/ВИЧ акциясе уздырды.
-
Уртанчылар төркемендә әниләр бәйрәме. 30.11.2016

Уртанчылар төркемендә әниләр көненә багышланган күңел ачу иртәсе булып узды. Балалар белән әниләр турында әңгәмә үткәрелде. Чара әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Уеннар уйнадылар. Соңыннан балалар әниләренә бик матур чәчәк бәйләме ясадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
“Илһам чишмәсе” җыентыгын тәкъдир итү кичәсе. 29.11.2016

Бүген безнең мәктәп базасында районыбызның мәгариф хезмәткәрләренең иҗат җимешләрен туплаган “Илһам чишмәсе” җыентыгын тәкъдир итү кичәсе үткәрелә. Бу кичәгә җыентыкка кергән мәгариф хезмәткәрләре һәм һәрбер мәктәп китапханәчеләре чакырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашу бик күңелле үтте.
-
"Сәләт" балалар бакчасында Әниләр бәйрәме. 28.11.2016

Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче урта төркем балалар әниләрен кунакка чакырып Әниләр бәйрәме уздырды. Балалар әниләрен котлап матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Тәрбияче апалар әниләр белән төрле кызыклы уеннар оештырдылар. Бәйрәм бик күңелле, матур узды.
-
Арча үзәк китапханәcендә кунакта. 26.11.2016

25 нче ноябрь көнне Арча үзәк китапханәcендә әниләргә багышланган кичә үткәрелдe. Балалар кичәдә актив катнашты. .Әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр башкардылар. Бүләккә чәчәкләр ясадылар. Укырга кызыклы китаплар алдылар.
-
Ачык дәресләр
25.11.2016
График буенча ачык дәресләр бирү дәвам итә. Бүген 2 в сыйныф укучылары белән Зайнуллина Р.Ф.әйләнә тирә дөнья фәненнән "Тере табигать. Гөмбәләр" темасы астында ачык дәрес уздырды. Дәрес бик бай, эчтәклекле булды. Балалар бик актив катнаштылар.Ахырдан ачык дәрескә анализ ясалды.
-
"Җимнәр сиптем-ашагыз, кошкайларым!" конкурсы 25.11.2016

"Җимнәр сиптем-ашагыз, кошкайларым!" конкурсына әти-әниләр балалары белән нинди генә җимлекләр ясап алып килмәгәннәр:шешеләрдән, чокыр-тәлинкәләрдән, картон-коробкалардан. Шушы җимлекләрне без балалар белән, җимнәр салып, балалар мәйданчыгында урнаштырдык.Балалар бик нык шатландылар.










