Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
01.11.2016

Бүген Спорт мәктәбе "Арча" тарафыннан оештырылган йөзү буенча ярышта актив катнашып безнең мәктәп укучылары призлы урыннарга лаек булды. Валиев И. 3 А-1 һәм 2 урын, Хакимова Д. 3А- 1 һәм 2 урын, Бальзамов К. 5 Б- 1 һәм 2 урын. Котлыйбыз!
-
"Көзге бал" 01.11.2016

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә көзге бал бәйрәме бик күңелле үтте.Балалар матур итеп җырладылар ,биеделәр,төрле уеннар уйнадылар.Бәйрәм әти-әниләргә дә бик ошады.
-
“Нәни Сөмбелә” 31.10.2016

31 нче октябрь көнне Арча сәнгать мәктәбендә мәктәпкәчә белем бирү учреңденияләрендә тәрбияләнүче балалар арасында “Нәни Сөмбелә” конкурсы үткәрелде.Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Салахиева Камилла катнашты.Сәхнәдә матур итеп шигырь сөйләде, кызлар белән бергә “Зонтиклар”биюе башкарды.Камилла “Назлы Сөмбелә”номинациясендә җиңүче булды.Котлыйбыз!
-
"Волейбол" түгәрәге 31.10.2016

Каникул булуга карамастан безнең мәктәп укучылары тик ятмый. Бүген алар Мухаметсафин Р.С. җитәкчелегендәге "Волейбол"түгәрәгенә тренировкага җыелды.
-
Беренче чирекнең соңгы көне 29.10.2016

Бүген мәктәптә 1 чирекнең соңгы көне. Класс җитәкчеләре укучыларга чирек билгеләрен эйттеләр, көзге каникулда үз-үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрделәр. Дәресләрдән соң мәктәп буенча укытучылар белән берлектә мәктәпне җыештырдык.
-
"Үзеңне һәм якыннарыңны сакла" сыйныф сәгате 28.10.2016

Көзге каникуллар якынлаша, димәк, балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Шул сәбәпле, балаларга кисәтү уңаеннан Гаптелбарова Д.М. 5б сыйныф укучылары белән "Үзеңне һәм якыннарыңны сакла" дип исемләнгән класс сәгате уздырды. Сыйныф сәгатенә Арча районы буенча полициянең өлкән лейтенанты, юл хәрәкәте иминлеге юхиди бүлеге госинспекторы Хәкимов Рөстәм чакырылган иде.Укучылар бик игътибар аның чыгышын тыңладылар, бик күп сораулар бирделәр.Шулай ук юхиди бүлеге хезмәткәре Арча районында юл- транспорт һәлакәтләре буенча статистика белән таныштырды.Класс сәгате бик файдалы үтте.
-
"Мәктәбебезнең нәни гүзәле" бәйгесе 27.10.2016

Бүген озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Шарипова Фирая Мансуровна үзендә тәрбияләнүче балалар белән берлектә "Мәктәбебезнең нәни гүзәле" дип исемләнгән ачык чара күрсәтте. Чара кызлар арасында бәйге формасында уздырылды. Бәйге балалар башкаруындагы концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйге бик бай, күңелле итеп оештырылган иде.
-
"Көзге бал - 2016" 26.10.2016

Бүген 5-6 сыйныф укучылары өчен "Көзге бал-2016" бәйрәме уздырылды. Бәйрәм бәйге формасында барды. Балалар өчен төрле конкурслар оештырылды. Бәйге ахырында "Көз патшасы белән патшабикәсе-2016" сайланып алынды. Бәйге бик кызыклы,күңелле барды, укучылар бик теләп катнаштылар.
-
"Көзге бал - 2016" 25.10.2016

Бүген мәктәбебездә 1-4 класслар арасында көзге бал бәйрәме оештырылды. балалар очен төрле уеннар, бәйгеләр оештырылды.Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларга бик ошады.
-
Арча районы беренчелегенә көрәш бәйгесе 24.10.2016

22 октябрь көнне Наласа мәктәбе базасында Арча районы беренчелегенә көрәш бәйгесе узды. Районның 15 мәктәбеннән килгән 2004-2005 елгы 72 үсмер көрәшче бу көнне “Игенче” ширкәте призы өчен көч сынашты.Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә катнашты һәм команда ара зачетында 1 урын яулады.










