Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Әниләр бәйрәме. 24.11.2016

Бүген 5 һәм 6 сыйныф укучылары һәм аларның әниләре белән Әниләр көненә багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Чара әни һәм балаларның аралашуы, концерт номерлары белән үрелеп барды.Укучылар үз әниләре , аларның һөнәрләре турында презентация-чыгыш, котлаулар әзерләгәннәр иде. Түгәрәк өстәл бик күңелле үтте.
Хөрмәтле әниләр!
Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! -
Ачык дәресләр 23.11.2016

График буенча ачык дәресләр бирү дәвам итә. Бүген 3 а сыйныф укучылары белән Плотникова В.И. һәм Закирова Г.К. татар теле һәм рус теле фәннәреннән интеграль дәрес уздырдылар. Дәрес бик бай, эчтәклекле булды. Балалар бик актив катнаштылар.
-
"Ел укытучысы-2016" конкурсының финал өлеше. 22.11.2016

Бүген безнең мәктәптә "Ел укытучысы-2016" район конкурсының финал өлеше уздырылды.Финалда районыбызның 10 укытучысы көч сынашты. Алар үзләре турында презентация якладылар һәм мастер класс күрсәттеләр. Һәрбер укытучы тырышып әзерләнгән. Район буенча "Ел укытучысы -2016" исеменә Арча 1 нче номерлы мәктәп укытучысы Ахунова Г. Г. лаек булды. Афәрин! Алга таба да уңышлар телибез!Конкурста мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Тихомирова Г.А. катнашты. Ул "Иң иҗади укытучы " номинациясендә жинүче булды.Афәрин! Котлыйбыз!
-
"Ел укытучысы-2016" 21.11.2016

"Ел укытучысы-2016" конкурсының алдагы муниципаль район туры дәвам итә. Бүген мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Тихомирова Г.А. 1 нче номерлы Арча урта гомумбелем мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән "Бөтендөнья сәламләү көне" темасы астында ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик уңышлы үтте. Уңышлар телибез!
-
Әтиләр советы утырышы. 18.11.2016

Кичә мәктәп кысаларында әтиләр советының алдагы утырышы уздырылды.Утырышта яңа уку елына әтиләр советы әгъзалары сайланды, 2016/2017 уку елына эш планы каралды һәм расланды.
-
Арча үзәк китапханәсендә кунакта.
18.11.2016
17нче февраль көнне Арча үзәк китапханәдә бөек рус телчесе Владимир Дальгә багышланган кичә үткәрелде. Бу
чарада 6 А сыйныф укучылары катнашты.Балалар телченең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәттә булдылар.
-
Ачык дәресләр 17.11.2016

Бүген Гиниятова Г.Т. график буенча 2 А сыйныф укучылары белән математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.Дәрес бик кызу, оешкан төстә барды. Укучылар бик актив, теләп катнаштылар, җавап бирделәр.
-
Ата-аналар җыелышы. 16.11.2016

10 һәм 16 ноябрь көннәрендә мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды.
Көн тәртибендә:
1) гомуми җыелыш
а) Мәктәп директоры Фатыхова Л.Р. чыгышы
б)район балалар консультация мөдире Кузнецова А.А. чыгышы
в) КДН буенча җаваплы секретарь Завялова Л.Н. чыгышы
г) башлангыч класслар укытучысы Чугунова А.Х., Плотникова В.И. чыгышы
2)Классларда жыелыш
-
16.11.2016
Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе 16 нчы ноябрь көнне :”Тулы һәм сыйфатлы милли белем алуга бердәй тигез мөмкилекләр тудыру”һәм БДТ на әзерлек, сәләтле балалар белән эш” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының түгәрәк өстәл утырышы үткәрде.Түгәрәк өстәлдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары чыгыш ясады.Шулар арасында Арча 3 нче номерлы мәктәбе укытучысы Юсупова Г.Ф. "Милли мәктәп кысаларында заманга яраклы шәхес тәрбияләү" темасы буенча үз фикерен җиткерде.
-
Әдәбият һәм сәнгать музеенда кунакта 15.11.2016

Бүген 5 б сыйныф укучылары Гаптелбарова Д.М. җитәкчелегендә әдәбият һәм сәнгать музеенда экскурсиядә булдылар.Музей директоры Гарипов Ш.З. укучыларны якташ язучыларыбыз белән таныштырды. Аларның тормыш юлы, эшчәнлеге турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар музей экспонатлары белән кызыксындылар, сораулар бирделәр. Экскурсия бик файдалы үтте.










