Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
21 февраль — Халыкара туган тел көне. 21.02.2017

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.Һәм туган тел көне кысаларында башлангыч класс укытучысы Хайруллина А.Р. 1 в сыйныф укучылары белән берлектә"Туган телем-дуслык теле" дип исемләнгән ачык чара үткәрде. -
"Әти, әни һәм мин спорт гаиләсе"дип исемләнгән спорт чарасы. 20.02.2017

Сәламәтлек атналары кысаларында ,1 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында, сыйныф җитәкчеләре "Әти, әни һәм мин спорт гаиләсе" дип исемләнгән чара уздырдылар. Чара укучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Әти-әниләр һәм балалар бик тырышып катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте.
-
Балалар бакчасында шигырь конкурсы 20.02.2017 Бүген балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә Муса Җәлил иҗаты буенча шигырь конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты балаларны шагыйрь иҗаты белән таныштыруны дәвам итү һәм сәнгатьле , дөрес сөйләүче балаларны ачыклау иде. Конкурста балалар бик теләп катнаштылар.Җәлилнең “Күке”,”Куян”,”Сәгать” кебек шигырьләрен үз туган телләрендә оста башкардылар.

-
Кышкы ГТО нормалары тапшыру. 18.02.2017

Сәламәтлек атналыгы , "Россия чаңгы юлы" кысаларында бүген Арча стадионында кышкы ГТО нормаларын тапшыру уздырылды.
-
Сәламәтлек атналыгы дәвам итә. 17.02.2017

Сәламәтләк атналыгы кысаларында 2 сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" булып узды.
-
"Батырлык дәресе" 17.02.2017

Тәрбия сәгатләрендә мәктәпнәң актив укучылары "Батырлык дәресендә" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы "Кайнар йөрәк" һәм батырлык турында сөйләштеләр.
-
Боз сараенда. 16.02.2017

Бүген 5 б сыйныф укучылары класс җитәкчесе Гаптелбарова Д.М. белән берлектә вакытны бергә үткәрү өчен боз сараена бардылар. Күңелле, яхшы,ә иң мөһиме бергә!
-
Татар халкының милли киемнәре 16.02.2017 Балалар бакчасында балаларны татар халкының милли киеме,фольклоры,көнкүреше белән таныштыру максатыннан кисеп ябыштыру шөгыле үткәрелде.Балалар татар халкының мендәр тышларында,сөлгеләрдә,итек - читекләрендә сурәтләнгән тылсымлы бизәкләрне карадылар.Соңыннан татар халкының милли аяк киеме - читек бизәделәр.

-
Муса Җәлилгә 111 ел. 16.02.2017

Муса Җәлилнең 111 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уткәрелде
-
Сәләметлек атналыгы. 16.02.2017

Гражданлык-ватанпәрвәрлек тәрбиясе кысасалары нигезенә 3-4 сыйныф укучылары сәләметлек атналыгын башлап җибәрделәр










