Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
4 нче чирекнең беренче көне.
29.03.2017
Бүген 4 нче чирекнең беренче көне.Уку елының соңгы чиреге башланды. Укучылар яңадан тырышып укырга кереште.
-
Уен - җитди эш 28.03.2017 28 нче мартта мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар арасында "Уен - җитди эш"дигән районкүләм ярыш булып узды.Биредә тәрбиячеләр иң яхшы авторлык дидактик уен буенча осталыкларын күрсәттеләр.Безнең балалар бакчасыннан педагог - логопед Биктаһирова Зилә Ядкаровна катнашып . "Сөйләм үстерү" номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшендә зур уңышлар телибез.

-
Педагогик киңәшмә. 27.03.2017

Бүген, 27 март көнне, педагогик киңәшмә уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибе:
1."Гаилә һәм мәктәп (балалар бакчасы): үзара хезмәттәшлек, үзара аңлашу."Докладчылар:Әхмәдиева Л. А. - башлангыч сыйныф укытучысыГалявутдинова Г. И. – балалар бакчасы тәрбиячесе2."Укучыларда коррекция һәм дизорфографии ысуллары. Логопедның педагоглар һәм ата-аналар белән узара эше"Докладчы:Биктаһирова З. Я. – укытучы - логопед3. 3 нче чирек буенча нәтиҗәләр.Докладчы:Укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Сабирҗанова А.Ф.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галимова Л.Р. -
Милли татар-башкорт спорт төре "Көрәш" буенча район беренчелеге. 23.03.2017

Бүген Арча өченче номерлы мәктәп кысаларында 2005 нче елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында милли татар-башкорт спорт төре "Көрәш" буенча Арча муниципаль районы беренчелеге уздырылды. Ярышның максаты: 1) районда көрәшне популярлаштыру 2)спорт осталыгын арттыру 3) район буенча иң көчле көрәшчеләрне ачыклау һәм республика ярашларына әзерләү.20,24,28,32,36,40,43,46,50 кг. авырлыктагы балалар көч сынашып, район буенча яшүсмерләр арасында иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. Өченче мәктәпнең физкультура фәне укытучысы, көрәш түгәрәге җитәкчесе Хидиятуллин Ф.Ф.җитәкчелегендәге мәктәп командасы актив катнашып, район буенча 1 нче урынны яулады.Җиңүчеләр кубок,диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.Яшь көрәшчеләргә алга таба да уңышлар телибез!
-
Производство киңәшмәсе. 22.03.2017

Бүген, 22 март көнне, производство киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәдә профком рәисе Хакимова Ю.И. чыгыш ясады. Профсоюз буенча күмәк килешү каралды һәм бер тавыштан кабул ителде.
-
"Мыслители"дип исемләнгән район конкурсы. 20.03.2017

Бүген безнең мәктәптә район буенча 3,4 класс укучылары өчен оештырылган "Мыслители" дип исемләнгән район конкурсы уздырылды.Безнең мәктәптән 3 а сыйныф укучылары катнашты һәм 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Әти-әниләр җыелышы 18.03.2017

16 нчы һәм 17 нче мартта мәктәптә әти-әниләр җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә: укучыларның дәресләргә әзерлеге, хокук бозуларга каршы профилактик чаралар уздыру, терроризмга каршы көрәш, интернетка бәйлелекне булдырмау, укучыларның ашханәдә туклануы кебек мәсьәләләр турында сөйләшү булды.
-
Әлифба бәйрәме. 17.03.2017

Бүген, Чугунова А.Х., Хасанова З.Д. 1 А һәм 1 Б сыйныф укучылары белән берлектә, әти-әниләрен кунакка чакырып, Әлифба бәйрәме уздырдылар. Укучылар укырга, язарга өйрәнүләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, укытучы апаларына рәхмәт әйттеләр. Бәйрәм бик күңелле, бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.Чара күтәренке рухта үтте.
-
Әкияти язгы урман 16.03.2017 Бүген балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар әниләренә һәм әбиләренә "Кызыл Калфак" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Шулай ук үзләренең матур җырларын ,биюләрен .шигырьләрен бүләк иттеләр.Балаларның үз куллары белән ясалган чәчәкләр әниләрне тагын бер кат куандырды.Балалар да , килгән кунаклар да бәйрәмнән бик канәгать калды.

-
КВН "Үзеңнең табигатеңне бел һәм сакла" 16.03.2017

Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. Бүген 3 а сыйныф укучылары белән берлектә класс җитәкчесе Плотникова В.И. һәм татар теле , әдәбияты укытучысы Закирова Г.К. татар һәм рус телендә туган як табигате, аны өйрәнү, саклау буенча "Үзеңнең табигатеңне бел Һәм сакла" дип исемләнгән КВН уздырды.Балалар ике командага бүленеп төрле конкурслар буенча ярыштылар.Укучылар, үзләрен табигать белгечләре итеп күрсәттеләр. Ахырдан Арча районы буенча урман хуҗалыгы министрлыгында эшләүче белгечләргә Абдрахманова Г.И., Ахметзянов Р.З ка сүз бирелде. Алар мәктәпне, табигатьне саклау чараларында актив катнашканы өчен, диплом белән бүләкләде, укучыларга календарьләр һәм табигать буенча плакатлар бүләк иттеләр.Чара тема буенча бик итеп оештырылган иде.Бәйрәм күтәренке рухта үтте.










