Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
"Математик ромашка" уены 15.03.2017

Бүген,башлангыч класслар атналыгы кысаларында, 2 нче сыйныф укучылары белән берлектә, класс җитәкчеләре Гыйниятова Г.Т., Зайнуллина Р.Ф., Зарипова Л.Р. "Математик ромашка" дип аталган уен үткәрделәр.Уен барышында балалар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, мисаллар һәм мәсәләләр чиштеләр. Ахырдан җиңүче команда билгеле булды.
-
Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. 14.03.2017

Бүген Ахмадиева Л.А. 4 а сыйныф укучылары белән берлектә, башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, " Мин һәм минем дусларым" дип исемләнгән ачык чара үткәрде.Дәрес күтәренке рухта, оешкан төстә үтте. Укучылар дуслык турында сөйләштеләр, дуслары турында сөйләделәр, төрле мәкальләр әйттеләр, уеннар уйнадылар.
-
Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. 13.03.2017

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында, башлангыч сыйныф укытучылары "Кем укуда иң оста, дәфтәре чиста, пөхтә?" дип исемләнгән күргәзмә оештырды.Күргәзмәгә иң чиста һәм пөхтә дәфтәрләр генә урнаштырылган.
-
Экологиягә багышланган күргәзмә. 11.03.2017

Бөтенроссия заповедный дәресләр кысаларында 6 б сыйныф укучылары экология буенча рәсем күргәзмәсе оештырдылар.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес. 10.03.2017

Инглиз теле укытучысы Тихомирова Г.А. 6 б сыйныф укчылары белән, балаларның әти-әниләрен чакырып,"Буш вакытыңны ничек уздырасың" темасы астында ачык дәрес күрсәтте. Дәрес тулысынча инглиз телендә, күтәренке рухта утте. Укучылар актив, бик теләп дәрестә катнаштылар, үзләре турында сөйләделәр. Укучылар дәрестә уен төрләре буенча эшләделәр, аудирование яздылар. "Үз кулын белән эшлә" өлешендә әти-әниләрдә катнашты.Дәрес бик уңышлы узды.
-
Әниләргә багышланган күргәзмә. 09.03.2017

Бүген, башлангыч класслар атналыгы кысаларында , "Безнең яраткан әниләребез" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
-
Әниләр бәйрәме 09.03.2017 Бүген балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар үзләренең кадерле әниләрен, әбиләрен "Әкият" кафесына кунакка чакырдылар.Биредә алар татарча ,русча ,инглизчә шигырләр сөйләделәр,җырладылар һәм биеделәр.Әниләр һәм әбиләр төрле уеннарда катнаштылар.Шулай ук балалар "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр.Соңыннан әниләрне һәм әбиләрне үзләре ясаган "торт"лар белән сыйладылар.Бәйрәм бик күңелле узды.

-
Иртәнге традицион линейка. 07.03.2017

Бүген иртәнге линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галимова Л.Р. укучыларны ташкыннар, бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж белән таныштырды.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2017

Хөрмәтле хатын –кыз укытучылар!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.Бәйрәм белән котлап 3 нче мәктәп коллективы
-
8 март бәйрәменә багышланган чара. 06.03.2017

Бүген Зарипова Л.Р. 2б сыйныф укучылары белән берлектә, әниләрне чакырып, 8 март бәйрәменә багышланган чара уздырды. Чара барышында балалар әниләренә багышлап җырладылар, шигырь сөйләделәр, төрле биюләр башкардылар. Әниләр белән балалар арасында күңелле бәйгеләр оештырылды. Бәйрәм күтәренке рухта узды.










