Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Филология атналыгы дәвам итә. 06.04.2017

Бүген филология атналыгы кысаларында, мәктәп күләмендә Тукайның 131 еллыгына багышланган "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән презентацияләр һәм рефератлар яклау бәйгесе уздырылды.Бәйгедә 5,6 класс укучылары катнашты. Алар Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча бик бай мәгълүматлы эшләр тәгъдим иттеләр. Ахырдан укучыларның эшләренә бәя бирелде.
-
Әлифба бәйрәме. 05.04.2017

Бүген, 1 в татар һәм инглиз телле сыйныф укучылары Хайруллина А.Р. җитәкчелегендә, "Әлифба бәйрәме" уздырды. Бәйрәмдә Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе З.М.Дәүләтбаев, Арча муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р.И., укучыларның әти-әниләре катнашты. Укучылар төрле телдә, татар, рус, гарәп, инглиз телләрендә, шигырь сөйләделәр, җырладылар,биеделәр. Килгән кунакларга бик ошады. Алар балаларга үзләренең теләкләрен җиткерде.Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
-
Конференциядә катнашу. 04.04.2017

Бүген мәктәбебез укучылары, Сабирҗанова А.Ф., Тихомирова Г.А., Закирова Г.К. җитәкчелегендә, Г.Тукай исемендәге "Арча педагогик көллияте" тарафыннан уздырылган, экология елы уңаеннан, "Фән һәм мин" дип исемләнгән X нчы муниципаль фәнни-гамәли конференциядә актив катнашып призлы урыннар яуладылар:Тихомирова А. 2 нче дәрәҗә диплом, Мухаметзянова И., Султанбекова А. 3 нче дәрәҗә диплом, Минуллина А. "оригиналь якын килү" номинациясендә җиңүче дипломы.Афәрин! Алга таба да уңышлар телибез.
-
"Кунаклар каршылыйбыз" 04.04.2017

Бүген балалар бакчасы тәрбиячесе Галәвутдинова Г.И., филология атналыгы кысаларында, инглиз теле өйрәнү буенча ачык шөгыль үткәрде.Балалар инглиз телендә төрле җырлар җырладылар , уеннар уйнадылар .Шөгыльдә балалар телне бик яратып өйрәнүләрен күрсәттеләр.
-
Филология атналыгы башланып китте. 03.04.2017

Бүген филология атналыгының беренче көне. Шуның белән бәйле рәвештә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Тукай тууының 131 нче еллыгына багышлап "Татар теле- Тукай теле" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
-
"Дус классның серләре" дип исемләнгән бәйге. 01.04.2017

Бүген Гаптелбарова Д.М. җитәкчелегендәге 5 нче б сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре район буенча уздырылган "Дус классның серләре" дип исемләнгән бәйгедә уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
Йолдыз Шәрапова белән очрашу. 01.04.2017

Бүген район үзәккитапханәсендә балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм»енә ия булган, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз апа Шәрапова белән очрашу оештырылды.Очрашу Арча район үзәккитапханәсе һәм Арча 3 номерлы мәктәбе китапханәчесе Фатхуллина Л.Х. белән берлектә оештырылды.Чара безнең мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләде, җырлар җырлады. Балалар Йолдыз Шәраповага иҗаты турында төрле сораулар бирделәр. Очрашу күтәренке рухта, оешкан төстә үтте.
-
Язгы өмә. 31.03.2017

Язгы өмәнең беренче көне.Бүген безнең мәктәп карамагында булган 1 май,Вахитов урамнары буендагы чүп җыелды, чишмә яны җыештырылды һәм мәктәп территориясендәге бозлар чабылды.
-
Әти-әниләр комитеты мәктәптә. 30.03.2017

Бүген әти-әниләр комитеты әгъзалары: Ахмерова Р., Мухаметзянова А, Хафизова мәктәптә,ашханәдә булып китте. Балалар ашаган ризыкның сыйфаты белән таныштылар, авыз итеп карадылар. Әти-әниләргә пешерелгән ризык, пешекчеләрнең хезмәте ошады.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз. 30.03.2017 Балалар бакчасында "Кошлар көне" исемле күңел ачу чаралары булып узды.Балалар яз,кошлар турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар , төрле уеннар уйнадылар.Балаларга кошларны ,табигатьне сакларга кирәклеге аңлатылды .











