Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
8 март бәйрәменә багышланган чара. 06.03.2017

Бүген, Зайнуллина Р.Ф. 2 в сыйныф укучылары белән берлектә, әниләрне кунакка чакырып, 8 март бәйрәменә багышланган чара уздырды. Балалар әниләрен бәйрәм белән котлады. Бәйрәм бик күңелле, күтәренке рухта үтте.
-
Технология фәненнән күргәзмә. 03.03.2017

Табигый-математик фәннәр атналыгы кысаларында, технология фәне укытучысы Ибрагимова Л.Ф., 5,6 сыйныф укучыларының кул эшләреннән күргәзмә оештырды.
-
Саннарга багышланган күргәзмә. 02.03.2017

Бүген табигый-математик фәннәр атналыгы кысаларында, математика фәне укытучысы Хайруллин Р.И. саннарга багышланган "Тере сан" дип аталган күргәзмә оештырды.
-
Табигый-математик фәннәр атналыгы кысаларында "Математик кафе" дип аталган класстан тыш чара. 01.03.2017

Бүген табигый-математик фәннәр атналыгы кысаларында, математика фәне укытучысы Хайруллин Р.И. 6 сыйныф укучылары арасында, "Математик кафе" дип аталган класстан тыш чара уздырды.
-
"Халык җәүһәрләре”дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясе 28.02.2017

Бүген,мәктәбебез укучылары арасында, мәктәп күләм "Халык җәүһәрләре”дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Һәр сыйныф зур тырышлык белән татар халкының йолаларын, бәйрәмнәрен сәхнәләштерде, татар халкына хас булган милли әйберләр турында эзләнү эшләренең нәтиҗәсен тамашачыларга тәгъдим итте. Конференциягә кунакка, жюри әгъзасы буларак, мәгариф бүлеге методисты Мөстафина Э.Г., ветераннар советы әгъзасы Сәгъдиев И.А., әдәбият һәм сәнгать музее директоры Гарипов Ш.З., Г.Тукай исемендәге педагогик көллиятнең мәктәп бүлеге мөдире Каримова З.В. һәм әти-әниләр комитеты рәисе Ахмерова Р.чакырулы иде. Ахырдан һәр сыйныф төрле номинацияләр буенча диплом белән бүләкләнде.
-
Ачык чара "Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем" 27.02.2017

Туган тел айлыгы кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гыйлфанова Л.К. һәм Юсупова Г.Ф., 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә, татар теленә багышланган "Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем" дип исемләнгән ачык чара күрсәттеләр.
-
"Алтын каләм" түгәрәге эшчәнлеге. 25.02.2017

"Алтын каләм" түгәрәге әгъзаләре, туган тел айлыгы кысаларында, туган тел турында үзләренең һәм шагыйрьләрнең шигырьләрен 2 сыйныф укучылары каршында тәкъдим иттеләр.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2017 Бүген балалар бакчасында 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде .Бәйрәмгә кадерле әтиләребез.дәү этиләребез кунакка чакырылды. Балалар татар ,рус.инглиз телләрендә бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр ,җырлар җырладылар .Малайлар һәм әтиләр белән төрле ярышлар үткәрелде.Бәйрәм бик күңелле үтте.Соңыннан балалар әтиләренә үзләре ясаган бүләкләр тапшырдылар.

-
Волейбол буенча иптәшләрчә уен. 22.02.2017

21 февраль көнне, кич белән, әти-әниләр, балалар һәм укытучылар командасы арасында волейбол буенча иптәшләрчә уен уздырылды.
-
23 нче февральгә багышланган күргәзмә. 22.02.2017

Бүген 5,6 сыйныф укучылары арасында "Мин солдат булгач" дип исемләнгән плакатларга күргәзмә уздырылды.










